25 декабрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех” дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрделәр.
25 декабрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех” дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе мәйданчыгында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрделәр.
Видеоконференцэлемтә режимында катнашучылар “Ростех”ка керүче төбәк предприятиеләренең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре, “Алга” махсус икътисади зонасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук корпорациянең 2024 елда Уфаның 450 еллыгына һәм 2025 елда Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 100 еллыгына әзерлектә катнашуы турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы “Ростех” белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм дәүләт корпорациясе җитәкчелегенә республика сәнәгатенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
— Узып баручы 2020 ел бөтен ил, шул исәптән Башкортстан өчен дә җиңел булмады. Шул ук вакытта билгеләп үтәргә кирәк, үсешнең төп күрсәткечләре төбәкнең тотрыклы икътисади хәле турында сөйли. “ОДК-УМПО”, “КумАПП”, “Станок төзелеше” һәм “НефАЗ” предприятиеләре елны җитештерү күләмнәре үсеше белән тәмамларга планлаштыра, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Ростех ярдәме белән Күмертау авиатөзелеш предприятиесе продукциясе күләме 6,3 миллиард сум булыр дип көтелә. “Станок төзелеше” һәм “БелЗАН” компанияләренә дә ярдәм күрсәтелде. Без моның өчен дәүләт корпорациясе җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Төбәк Башлыгы шулай ук “Ростех”ка Евразия фәнни-белем бирү үзәген төзү проектында катнашуы өчен рәхмәт җиткерде. Бу проект Хөкүмәт конкурсында җиңеп, федераль статус алды.
Анатолий Сердюков республиканың дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлектә стратегик әһәмиятен ассызыклады.