-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 декабрь 2020, 19:55

Башкортстан матурлана!

Торак пунктларның эстетикасы елы кысаларында республика муниципалитетларында 180 километрдан артык тротуар, 330 мең квадрат метрдан артык газон салынган, 8 меңгә якын яктырткыч монтажланган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев сөйләде.

Быел республикада 103 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Бөре, Ишембай һәм Бәләбәйдә Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Ботенрусия конкурсында җиңү яулаган проектлар тормышка ашырылган.

"Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында 380 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Республика программасы буенча 2 180 подъезд ремонтланган, күпфатирлы 1452 йортка капиталь ремонт ясалган. Киләсе елга планнарда -140 ишегалдын төзекләндерү, 306 подъезд һәм күпфатирлы 917 йортны ремонтлау.

«Чиста су» проекты буенча Уфа районында һәм Стәрлетамакта су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның ике объекты төзелеше дәвам итә. Әлеге өлештә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Идел буе федераль округында - беренче, Русиядә сигезенче урынны алган.

Борис Беляев, Башкортстанның торак-коммуналь комплексы тотрыклы эшли, ягып җылыту сезоны югары дәрәҗәдә уза, дип билгеләп үтте.

Фото:Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: