Пандемиягә карамастан, республикада быел зур эшләр башкарылды.
Бу хакта "Башинформ" агентлыгы зур материал әзерләде.
Быел Башкортстанда ике йогышлы авырулар үзәге төзелде, 14 дәваханә реконструкцияләнгән, 120 ФАП ачылган. Гомумән алганда, республиканың сәламәтлек саклау системасы пандемия сынауларын уңышлы үтеп килә.
Шулай ук, республикада "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында 380 ишегалды, 1497 йорт ремонтланган, шул исәптән капиталь ремонт ясалган, шәһәр һәм районнарда халык ялы өчен 102 җәмәгать территориясе ачылган.
Аеруча шунысы куанычлы: алданган 2000 өлешче күптән көтелгән торак, яки акчалата компенсация алды.
Башка үзгәрешләр турында түбәндәге сылтама аша үтеп таныша аласыз:
https://www.bashinform.ru/longread/itogi_goda_2020Фото: Башинформ агентлыгы