Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә үткәргән атналык оператив киңәшмәдә агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгының үз территорияләрен үстерүгә «Ел казанышы» грантларын алган муниципалитетларны атадылар.
Исегезгә төшерәбез, грантлар беренче тапкыр узган елда гамәлгә куелды. Алар социаль-икътисади үсешнең аерым юнәлешләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләр һәм районнарга тапшырыла. Агымдагы елның октябрендә Радий Хәбиров иң яхшы муниципалитетларны билгеләү өчен эшне оештыру тәртибен һәм рейтингны формалаштыру методикасын билгели торган указга кул куйды.
Рейтингта территорияләрне өч төркем буенча бүлделәр: шәһәр округлары, административ үзәге булган районнар – шәһәр һәм авыл районнары.
Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча «Демографик иминлек» номинациясендә Нефтекама, Уфа һәм Бөрҗән районнары җиңүче дип табылды.
"Эшкуарга ярдәм итү" номинациясендә Агыйдел, Благовещен һәм Борай районнары иң яхшылар дип танылды.
«Авыл хуҗалыгында лидерлык» номинациясендә грантларга Мәләвез һәм Илеш районнары лаек булды.
«Кризиска каршы менеджмент» номинациясенде Салават, Бәләбәй һәм Тәтешле районнары җиңү яулады.
«Имин һәм уңайлы территория» номинациясендә грантларны Стәрлетамак, Яңавыл һәм Бакалы районнары алачак.
«Яшьләр муниципалитеты» номинациясендә Уфа, Стәрлетамак һәм Нуриман районнары лидер булды.
«Тавыш бирүче муниципалитет» номинациясендә Сибай, Дүртөйле һәм Әлшәй районнары җиңде.
- Җиңүчеләрне котлыйм. Без бу эшнең нәтиҗәләрен ничек исәпкә алырга дип уйлыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Миңа горурланырлык нәрсәләр бар кебек. Әмма эшлисе эшләр дә бар.
Фото: Башкортстан Башлыгы