+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 декабрь 2020, 13:40

Уфа урамнарында "ПАЗик"лар калмаячак!

Республика транспортчылары киләсе елда Русия Транспорт министрлыгы һәм «Русия тимер юллары» җәмгыяте белән кооперацияне көчәйтергә, Уфа тимер юл боҗрасы, Агыйдел аша күперләр төзү, «Уфа» халыкара аэропортын алга таба модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен тыгызрак шөгыльләнергә бурычлы. Ә Башкортстан башкаласының ремонтланган урамнарында заманча һәм уңайлы автобуслар йөрергә тиеш.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров юл-транспорт тармагы турында буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә әнә шундый бурычлар куйды.

- ВТБ банкын җәлеп итү белән зур һәм энергияле эш Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча катлаулы эшне урыннан кузгатырга мөмкинлек бирде, - диде Радий Хәбиров. - Әгәр һәрвакыт шундый ук форматта эшләсәк, без әкренләп мөһим транспорт-инфраструктура мәсьәләләрен хәл итә, яңа күперләр төзи, ә пандемиядән соң – яңартылган аэропорттан файдалануга, шул исәптән чит илләргә авиарейслар ачуга әзер була алачакбыз.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев «Башавтотранс» предприятиесе һәм шәхси пассажир ташучыларның автобус паркы ничек яңартылуы турында сөйләде. Агымдагы елда шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларга зур һәм урта сыйдырышлы 245 яңа автобус чыккан.

Башкортстан Башлыгы 2021 елда «ПАЗик»лар белән мәсьәләне тулысынча хәл итәргә һәм аларны Уфа урамнарында файдаланудан бөтенләй баш тартырга кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас