+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 декабрь 2020, 21:40

"Барысы да яхшы булачак..."

Республика Башлыгының матбугат конференциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика клиник дәваханәсе, Куштау һәм "БСК" компаниясе белән булган хәлләр турындагы сорауга җавап бирде.

Республика Башлыгының матбугат конференциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика клиник дәваханәсе, Куштау һәм "БСК" компаниясе белән булган хәлләр турындагы сорауга җавап бирде.

- Республика клиник дәваханәсенә килгәндә, бу бик авыр хәл булды. Без ул вакытта коронавирусны ничек дәваларга да белмәдек. Мин шәхсән анда ябылып калган кешеләр өчен нык кайгырдым. Дөресен генә әйткәндә, бу хәлне искә дә аласы килми. Әмма, бөтен аврлыкларга карамастан, без бу сынауны үттек.

Куштауда булган хәл дә бик авыр үтте. Монда килеп чыккан проблема аркасында безнең җәмгыятньне тарката яздылар. Ә мин республика җитәкчелегенә килгәндә, үз алдыма халыкны бердәм булдыру бурычын куйдым. Бердәмлек белән генә без алга барачакбыз. Аллаһка шөкер, без бу хәлне нәтиҗәле хәл иттек.

Шуны әйтәсем килә, Урал аръягында карьеларны эшкәртү буенча да халык каршы чыктты. Әмма аларның кайберәүләре планлаштырылган иде һәм һәр хәлнең нигезенә төшенеп бетәргә кирәк. Шуңа күрә җәмгыятьне таркатырга бирмәскә һәм халыкны дөрес ишетә белергә кирәк.

"БСК" компаниясенә килгәндә, бу хәлне нәтиҗәле хәл иттек. Әлегә суд эшләре тәмамланмады. Әмма шуны әйтәсе килә: бу мәсьәләдә барысы да яхшы булачак, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: