+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 декабрь 2020, 12:10

Эш булса, аш булыр!

Коронавирус бу җәһәттән дә нык сынады.

Коронавирус бу җәһәттән дә нык сынады.

Коронавирус пандемиясе икътисадның бөтен тармакларына да тискәре йогынты ясады. Беренче чиратта, хезмәт күрсәтү өлкәсе: кафе, барлар һәм рестораннар, матурлык салоннары, туристлык агентлыклары, фитнес-клублар, химчисткалар, отельләр, сәүдә-күңел ачу үзәкләре югалтуларга дучар булды. Икътисади өзеклек нәтиҗәсендә ел йомгаклары буенча илнең эчке тулай продукты 4-5 процентка кимиячәк дип фаразлана. Президент Владимир Путин исә кимү 3,6 процент белән чикләнәчәк, дип белдерде.

Кризис чорында социаль-икътисади хәлне тотрыкландыру өчен байтак чаралар тормышка ашырылуга карамастан, эшсезлек көнүзәк проблема­ларның берсе булып кала бирә. Дөрес, декабрьдә эшсезләр саны буенча динамиканың яхшыруы күзәтелде. Мәсәлән, FinExpertiza халыкара аудитор-консалтинг челтәре аналитиклары исәпләп чыгарганча, Русиядә эшсезләр саны пандемия вакытында рекордлы дәрәҗәгә — 9,3 миллион кешегә яки икътисади актив халыкның 12 процентына җитәргә мөмкин булган. Бу фаразлар, шөкер, чынга ашмады. Әмма әлегә хезмәт базарында вәзгыятьне яхшырту өчен алшартлар тиешле дәрәҗәгә җитә алмады.
Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәте утырышында 2026 елга кадәр хезмәт базарын җайга салу һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы каралды.
– Илдәге һәм дөньяви вакыйгалар аркасында хезмәт базарына ярдәм итү мәсьәләләре аеруча актуаль, — диде Премьер-министр Андрей Назаров. — Халыкны эш белән тәэмин итү — төбәк икъти­садының һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүре­шенең мөһим күрсәткече. Шуңа күрә республиканың социаль-икътисади һәм демографик үсеш перспективалары белән бәйле рәвештә, хезмәт ресурсларын саклау һәм үстерү дәүләт власте органнары эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора. Әйтергә кирәк, пандемия башлангач республикада эшсезләр саны кискен артып киткән иде. Аларга матди ярдәм итү, эш белән тәэмин итүнең нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кую нәтиҗәсендә хәлне бераз тотрыкландыру мөмкин булды.
Шулай ук соңгы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәтендә дөньяви кризис һәм пандемиянең икътисадка, атап әйткәндә, җитештерү тармакларына тәэсире нәтиҗәләрен бәяләделәр. Аеруча зыян күргәннәр дип сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы аталды. “Безнең икътисадта кискен түбән төшү юк. Без булган ресурсларны барлап, кризиска каршы чаралар пакеты әзерли алдык”, — дип билгеләп үтте республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Рәсми статистика мәгълүматлары буенча, металлургиядә 2020 елның 11 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда, җитештерү 71,4 процентка арткан. Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Шельдяев искәртүенчә, 2019 елда җитештерү индексы 104,4 процент тәшкил иткән булган. “2020 елның беренче өч ае нәтиҗәләре шулай ук тотрыклы үсеш күрсәтте: гыйнвар-мартта җитештерү индексы 101,7 процент тәшкил итте”, — диде ул. Апрельдән алып тармак тискәре динамика күрсәтә башлады, дип өстәде министр. “Хәзер күпмедер тотрыклылык күзәтелә. Октябрьдә индекс узган елның шул ук чорына карата 100,5 проценттан артып киткән, эшкәртү тармаклары октябрьдә — 105, ноябрьдә 101,6 процентлы үсешкә чыкты”, — диде Александр Шельдяев.
Узып баручы ел башлыча тискәре тенденцияләр белән билгеләнә. Ләкин 2020 ел чынбарлыкка вакытында җайлашу сәләтенең мөһимлеген исбатлады. Мондый катлаулы чорда яхшы күрсәткечләрне саклап кала алган компанияләр үзләрен яхшы хис итә. Бу уңайдан кыю рәвештә 2020 елның иң төп һәм глобаль тенденциясе санлаштыру булды дип әйтергә мөмкин. Узып баручы елда барлык ирешелгән финанс, социаль һәм башка форс-мажорларга карамастан, Русия икътисады, шул исәптән Башкортстанныкы да, яңа чынбарлыкка җайлаша алды. Бу уңайдан банк өлкәсендә санлаштыруның үсешен, кулланучыларның онлайнга яраклашуын, читтән торып эшләүне рәсмиләштерү кебек тенденцияләрне атап була.
Ничек кенә булмасын, үтеп баручы елның соңгы көннәре алга оптимизм белән карау мөмкинлеген бирә. Президент Владимир Путин туры элемтә барышында заман сынауларнына каршы тору мәсьәләсендә болай диде: “Иң мөһиме, беләсезме, мин нәрсәгә игътибар итәргә һәм ил гражданнарына ни өчен рәхмәт белдерергә теләр идем? Катлаулы шартларда без тагын бер тапкыр Русиянең нигезендә халыкларның берләшүе ятуын расладык...”
Әйе, көчебез – бер­дәм­лектә!

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: