Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов белән әңгәмә.
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Республика йортында муниципалитетлар җитәкчеләре белән үткән семинар-киңәшмәдә алдынгылар исәбендә Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов та Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңлашыла, әлеге дәүләт бүләге республика җитәкчелегенең Федоровка районының соңгы чордагы үсешенә дә, хакимият башлыгы вазифасында Венер Фәрит улының нәтиҗәле эшчәнлегенә дә югары бәһа булып тора. Гомумән, Венер Насретдинов районны җитәкләгән соңгы дүрт ел аның үсешендә нинди мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнгән? Аерым алганда, агымдагы ел район өчен нинди булган? Ил һәм республика җитәкчелеге билгеләгән өстенлекле бурычлар, дәүләт программалары районда ничек үтәлә, гражданнар белән эш ничек оештырылган? Алдагы чорда район үсешенә бәйле нинди стратегик максатлар билгеләнә? Венер Фәрит улы белән шушы һәм башка мәсьәләләр хакында әңгәмәләштек.
— Венер Фәритович, агымдагы елның көзендә Федоровка район Советы депутатлары Сезне бертавыштан икенче срокка район хакимияте башлыгы вазифасына сайлады. Аңлашыла, депутатларның әлеге карары Сезнең узган дүрт елда югары вазифадагы эшчәнлегегезгә район халкының югары бәһасы булып та тора. Шулай да, Сезнеңчә, әлеге дүрт елда нәрсәләргә ирешелде, ә нинди мәсьәләләр һаман да чишелешен көтә?
— Сүзне статистикадан башлыйм. 2017 елның гыйнварыннан алып 2020 елның
1 декабренә кадәр чорда тупланган бюджетта салым һәм салым булмаган үз керемнәребез өлеше 4,8 процентка артты. Аграр тармак район икътисадының алтын баганасы булуын исәпкә алганда, әлеге чорда тармакта тулай продукция җитештерү күләме 10,1 процентка үсте, шул исәптән бөртеклеләрнең тулай җыемы 3,1 процентка күтәрелде. Аерым төбәкләрдә, терлекчелектә мал башының кимүенә юл куелса, бу юнәлештә дә бездә күрсәткечләр тотрыклы саклана, ә продукция җитештерү артуга таба бара. Әлбәттә, аграр тармакның нәтиҗәле эшләвенә бирегә инвесторлар килүе, әлеге юнәлештә колачлы чаралар күрү дә булышлык итте. Шуның нәтиҗәсе буларак, дүрт елда производствога 587,59 миллион сум күләмендә инвестицияләр салынды, алар катнашлыгында, дәүләт программалары ярдәме белән һәм аграрийларның үз исәбенә 202 берәмлек техника сатып алынды.
Социаль өлкәдә дә узган чор район халкы тормышында мөһим әһәмияткә ия күп кенә вакыйгалар белән билгеләнде. Аерым алганда, Федоровка авылында 8 һәм 4 фатирлы ике социаль йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Әлеге вакытта 24 фатирлы йорт төзелеше дәвам итә. Коры Иҗәк һәм Новоселка авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары сафка керде, тиздән шундый ук учреждениеләр Юлдаш һәм Әтәч авылларында үз ишекләрен ачачак. Кирюшинко авылы янында Ашкадар елгасы аша төзелгән күпер дә район өчен зур вакыйга булды. Бүген исә Федоровка авылы һәм район халкы зур түземсезлек белән 2021 елда район үзәгендә бассейн ачылуын көтә.
Әлбәттә, бу эшләрнең барысы да диярлек, беренче чиратта, илдә һәм республикада тормышка ашырылучы дәүләт программалары нигезендә башкарылды һәм алып барыла. Әйтик, Бала Чытырман һәм Федоровка авылларында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасының икенче этабын тормышка ашыруны тәмамладык. Федоровка һәм Гончаровка авылларында өч күпфатирлы йорт территорияләрен һәм биш подъездны төзекләндерү тәмамланды. “2012-20 елларга Русия Федерациясенең су хуҗалыгын үстерү” федераль максатлы программасы кысаларында исә Динес һәм Кирюшкино авыллары янында Ашкадар елгасы яры чистартылды һәм ныгытылды, арытаба бу эш Бала-Чытырман һәм Златоустовка авыллары янында 6,2 километр озынлыгындагы арада дәвам итәчәк. Җылылык белән тәэмин итүдә концессия килешүен тормышка ашыру исә район үзәгендә иске челтәрләр өлешен 70 проценттан 47 процентка калдыру мөмкинлеге бирде. Җәмгысы, 1,7 километр җылылык челтәрләренә капиталь ремонт үткәрелде. Янә килеп, 2018 елда Бала-Чытырман авылындагы Мөхәммәтәмин урамына газ керткән булсак, быел Дедово авылында һәм Федоровканың “Яшьләр” микрорайонында бу эш тулысынча тәмамланды.
“Чүп-чар” реформасын тормышка ашыру юнәлешендә дә районда колачлы эш җәелдерелде. Җәмгысы каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 365 контейнер мәйданчыгы төзү бурычы куелды. Бу җәһәттән быел гына да 101 мәйданчык төзелде, аларда 244 евроконтейнер урнаштырылды. Әлеге максатларга 1,81 миллион сум юнәлтелде. Югарыда билгеләнгән бурычны тулысынча тормышка ашыру өчен тагын да 70 контейнер мәйданчыгы урнаштырасы һәм 63ен төзекләндерәсе калды. Әйткәндәй, биш авыл биләмәсе контейнер мәйданчыкларын “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында катнашып, аның кысаларында төзекләндерде.
Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре дә иң җитди игътибар үзәгендә кала. Соңгы дүрт елда гына мәгариф объектларын төзекләндерүгә 51,2 миллион сум юнәлтелде. Шул рәвешле 20 учреждениедә төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәдәният учреждениеләренә килгәндә, әлеге чорда 9 объектта гомум бәясе 22 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды.
Әлбәттә, әлеге юнәлешләрнең берсе буенча да эш тукталып тормый һәм алдагы чорда да киң колач белән дәвам иттереләчәк. Шуңа күрә алда да безне зур эшләр көтә дияр идем.
— Агымдагы ел Федоровка районы өчен юбилей елы буларак билгеләнде. Әлбәттә, коронавирус пандемиясенә бәйле, 85 еллык юбилей чаралары киң колач белән үтмәде. Шулай да, юбилей елы район тормышында аеруча нинди вакыйгалар белән тарихка кереп калды?
— Әлбәттә, районның 85 еллыгын да, быел билгеләнгән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да без түземсезлек белән, әзерләнеп көттек. Әлеге истәлекле даталар уңаеннан 31 гыйнварда ук предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм авыл биләмәләре хезмәткәрләре арасында район үзешчән сәнгать фестивале-марафонына старт бирелде. Кызганычка каршы, аннан соңгы чараларның күпчелеген чикләү шартларында яки онлайн режимда үткәрергә туры килде. Дөрес, ветераннарны хөрмәтләү һәм искә алу җәһәтеннән кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Алар яшәгән йортларга мемориаль такталар урнаштырылды, волонтерлар котлау телеграммаларын һәм бәйрәм күчтәнәчләрен җиткерде. Федоровка һәм Бала Чытырман авылларында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында “Хәтер” парклары төзекләндерелде. Бөек Җиңү көнендә исә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, “Хәтер сәгате”ндә катнашу һәм бәйрәм салюты белән генә чикләндек.
Әмма, чикләүләргә карамастан, тормыш дәвам итә. Югарыда телгә алынган эшләрдән тыш, мәсәлән, быел Батыр авылы мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында клуб бинасы эчтән танымаслык булып үзгәрсә, “Кече ватан мәдәнияте” программасы буенча исә бирегә 4 миллион 273 мең сумлык уен кораллары, сәхнә киемнәре, яктылык, тавыш аппаратлары һәм компьютер техникасы сатып алынды. Юрматы авыл мәдәният йорты исә, “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” конкурсында җиңеп, барлык тиешле компьютер һәм музыкаль аппаратурага ия булды.
Быелгы истә калырлык мөһим эшләрдән тагын да Юлдаш мәктәбенең газ казанлыгына тоташтырылуын, Юлдаш, Әтәч, Коры Иҗәк авылларында — модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүен, Гавриловка һәм Югары Алыштан авылларында исә аларның төзекләндерелүен, “Башкортстан ихаталары” проекты кысаларында район үзәгендә өч йорт территориясе төзекләндерелүен, район үзәгендә өч катлы 24 фатирлы йорт төзелә башлавын һәм башкаларны атарга мөмкин. Иң мөһиме — алар барысы да шушы төбәктәге халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуга, районның икътисади куәтен арттыруга, социаль йөзен тагы да күркәмрәк итүгә юнәлтелгән. Һәм, иманым камил, без әле башкарган эшләр дә еллар үткәч район тарихында матур сәхифәләр булып теркәлеп калыр.
— Белүебезчә, Федоровка районы быел урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча да республикада әйдәп баручылар исемлегендә билгеләнде, ә Фрунзе исемендәге кооператив механизаторы Риф Кантимеров “Уңыш-2020” конкурсында җиңеп, “Лада-Нива” автомобиле белән бүләкләнде. Аңлашыла, болар районда авыл хуҗалыгы тармагының ныклы үсештә булуы турында сөйли.
— Чыннан да районда аграр тармак нәтиҗәле үсешә, дияргә ныклы нигез бар. Аерым алганда, быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 52878 мең гектар мәйданда игелеп, җәмгысы 116002 тонна уңыш җыеп алынды. Гектар куәте уртача 21,9 центнер тәшкил итте. Шул исәптән уҗым культуралары (36181 тонна) гектарыннан — 26,2 центнер, язгы культуралар (79821 тонна) — 20,4 центнер, көнбагыш (17299 тонна) гектарыннан 15 центнер уңыш бирде.
Бу җәһәттән киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды. Район буенча 38000 гектар мәйдан туңга сөрелде, 15970 гектарда (планга карата 106 процент) уҗым культуралары чәчелде. Язгы чәчү өчен 7100 тонна орлык, шул исәптән 500 тонна элита орлык әзерләнде. 400 тонна орлык, шул исәптән 100 тонна элита сортлысы сатуга чыгарылачак.
Район хуҗалыклары техника паркын яңарту программаларында да актив катнашты. Бу җәһәттән быел гына район буенча гомум хакы 220 миллион сумлык 67 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Шул исәптән, агролизинг буенча 10 берәмлек техникага заявка бирелде. Аларның 7се канәгатьләндерелеп, биш берәмлек техника районга кайтты да инде.
Терлекчелек буенча да күрсәткечләр тотрыклы саклана һәм үстерелә бара. Әлеге вакытта райондагы барлык категория хуҗалыкларда 22529 баш мөгезле эре терлек, 1250 баш ат, 13734 баш кәҗә-сарык, 132105 баш кош-корт исәпләнә. Шушы чорда район буенча 310057 центнер сөт, 76059 центнер ит җитештерелгән. Әлеге саннар узган ел күрсәткечләренә карата, нигездә 100-104 процент тәшкил итә.
Әлбәттә, аграр тармакның шушы рәвешле нәтиҗәле үсеш кичерүенә күпсанлы дәүләт программалары, дәүләт ярдәме һәм бу юнәлештә актив инвестицион эшчәнлек булышлык итә. Дәүләт программаларында катнашып, хуҗалыкларның матди-техник базасын яхшырту, тармакта мөһим инвестицион проектларны тормышка ашыру безгә бу юнәлештә эшчәнлекне яңа югарылыкка күтәрү мөмкинлеге бирде.
— Инвестиция проектлары дигәннән, коронавирус пандемиясенә бәйле хәл-шартлар Федоровка районында инвестицион эшчәнлеккә ни дәрәҗәдә кире йогынты ясады? Күрсәткечләрне элекке югарылыкка күтәрү җәһәтеннән нинди чаралар күрелә һәм стратегия билгеләнә?
— Чыннан да эре һәм уртача предприятиеләр буенча инвестицияләр агымы безнең районда да быел сизелерлек кимеде һәм 1 октябрьгә 43 миллион 996 мең сум гына тәшкил итте. Аларда бюджет өлеше — 52 процент, шул рәвешле, җан башына 2709 сум инвестиция туры килде. Шул ук вакытта микро һәм кече эшкуарлык өлкәсендә инвестицияләр күләме 65 процентка артты һәм 286,5 миллион сумга җитте.
Эре һәм уртача предприятиеләр буенча инвестицияләр кимүен дә коронавирус белән генә бәйләмәс идем. Беренчедән, күп кенә яңа инвестиция проектлары әле тормышка ашырыла гына башлады, икенчедән, безнең районда территориаль бүлекчәләре генә булган күп кенә эре предприятиеләр статистика мәгълүматларын районнар буенча бүлеп бирми. Шуңа күрә эре һәм уртача предприятиеләр буенча инвестицияләр күләме дә ел нәтиҗәләре буенча 143 миллион сумнан аз булмас, дип уйлыйбыз.
Әлбәттә, бу гына тынычлану өчен нигез була алмый, билгеле. Шуңа күрә, районда яңа инвесторлар җәлеп итү, яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру юнәлешендә өзлексез максатлы эш алып барыла. Бу җәһәттән бер юнәлеш районның югарыда телгә алынган күпсанлы дәүләт программаларында катнашуы, федераль һәм республика казналары исәбенә мөһим социаль проектларны тормышка ашыруы белән бәйле булса, икенче юнәлеш — инвесторлар белән турыдан-туры эшләү. Әйтик, күпсанлы шундый сөйләшүләр-килешүләр нәтиҗәсендә якын чорда инвесторлар акчасына “Линар”, “Искра”, “Нива”, “Четырманские фермы”, “Агросакмакара Башкирия” җәмгыятьләрендә ит терлекчелеге өчен симертү мәйданчыклары төзү күздә тотыла.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”, “Башкортстан ихаталары”, “Авыл территорияләрен үстерү буенча комплекслы программа”, “Урындагы башлангычларга ярдәм” һәм “Эшлекле гамәлләр” программалары кысаларында 2021-22 елларда Федоровка авылында 24 фатирлы социаль йорт төзелешен тәмамлау һәм яшь белгечләр өчен шәхси йорт төзелешен башлау, район мәдәният сараен реконструкцияләү, Федоровка авылында “Хәтер” паркын реконструкцияләүне дәвам итү планлаштырыла. Шулай ук Башкортстан Башлыгы йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында район үзәгендә Балалар һәм үсмерләрне иҗади үстерү үзәген проектлау һәм төзү мәсьәләсе карала. Янә дә Федоровка авылының “Яшьләр” микрорайонында су белән тәэмин итү системасы, район авылларында алты модульле фельдшер-акушерлык пункты, Динес авылы фермасына килү юлы төзеләчәк.
Аңлашыла, әлеге төзелешләргә бүленгән акчалар да район икътисадына инвестицияләр агымы булып килеп керәчәк.
— Венер Фәритович, коронавирус таралуга бәйле катлаулы хәл халык арасында да киеренке кәефләрне берникадәр кискенләштерде. Гражданнардан мөрәҗәгатьләр, зарланулар, канәгатьсезлек белдерүчеләр күпме? Гомумән, Сезнең районда гражданнар белән эш ничек оештырылган?
— Гражданнардан мөрәҗәгатьләр кискен артты, димәс идем. Беренчедән, Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында кабул ителгән санитар-эпидемиягә каршы чараларны оештыру планына ярашлы, Федоровка үзәк район дәваханәсе беренче көннәрдән үк үз эшен яңа шартларга көйләде. 24 апрельдән башлап бүгенге көнгә кадәр дәваханәдә 19 койкалык провизор госпитале эшләп килә. Анда коронавируска һәм пневмониягә шик булган пациентлар урнаштырыла һәм дәвалау ала. Ә инде кемдәдер вирус ачыклана икән, ул Сәламәтлек саклау министрлыгы карарына ярашлы, Мәләвез үзәк дәваханәсенә озатыла. Әйтергә кирәк, район дәваханәсендәге “кызыл зона”га керү-чыгу урыннары аерым, анда китерелүчеләр башка диагнозлы пациентлар белән очрашмый. Шул рәвешле, дәваханә район халкы өчен гадәти, штат режимында эшли. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: коронавируска һәм медицина хезмәтләндерүенә бәйле район халкына мөрәҗәгать итү өчен сәбәп юк диярлек. Андый сәбәп килеп чыккан очракта да, без һәр мөрәҗәгать эзеннән аны тиз арада хәл итәргә тырышабыз.
Гомумән, башка юнәлешләр буенча да районда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәле оештырылган дияр идем. Ул берничә юнәлештә алып барыла. Килгән гаризалар, мөрәҗәгатьләр, ведомствоара запрослар барысы да “Дело” электрон документлар әйләнеше системасында теркәлә. Әлеге системага хакимиятнең барлык хезмәткәрләре, муниципаль оешмалар һәм авыл биләмәләре тоташтырылган. Шуңа да һәр мөрәҗәгать буенча мөмкин кадәр тиз арада чара күрелә. Әлбәттә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эштә “Инцидент-менеджмент” системасы, дәүләт хезмәтләренең электрон кабул итү бүлмәсенә килгән мөрәҗәгатьләр һәм хакимият башлыгы үткәргән шәхси кабул итүләр дә мөһим урын алып тора. Бер сүз белән, район властьлары һәркем өчен ачык, һәм, шөкер, Федоровка халкы моны аңлап, бу мөмкинлектән нәтиҗәле файдалана да.
Ә инде мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләргә килгәндә, юллар, торак-коммуналь хуҗалык, торак пунктларын төзекләндерү, чүп-чар реформасы, мәдәният учреждениеләрен ремонтлау, автобус бәйләнешен яхшырту һәм башкалар үзәк урынны алып тора. Шуңа да без бу мәсьәләләргә иң җитди игътибар бирәбез.
— Венер Фәритович, югары вазифада Сезнең икенче эш срогы әле башланып кына тора. Бу җәһәттән алдагы дүрт елга районны үстерү буенча нинди стратегик максатлар билгелисез? Гомумән, киләчәктә Федоровка районын нинди итеп күрәсез?
— Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр байтак һәм алар бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Әйтик, якын чорда торак пунктларга газ кертүне һәм алар эчендәге юлларны ремонтлауны, урамнарны яктыртуны, аларны экономияле диод фонарьларына күчерүне, төзекләндерү эшен дәвам итүне өстенлекле максатлар итеп билгелибез. Әлбәттә, бу эшләр, беренче чиратта, югарыда телгә алынган дәүләт программалары нигезендә тормышка ашырылачак. Шуңа да биредә район халкының зур активлык күрсәтүе дә көн таләбе булып тора.
Шулай ук соңгы чорда авылларда ташландык хәлдә яткан җирләрне һәм корылмаларны әйләнешкә кертү буенча колачлы эш җәелдерелде. Бу эш дәвам иттереләчәк, чөнки аларны әйләнешкә кертү урындагы бюджетлар өчен өстәмә керем чыганагы булып тора.
Әлбәттә, иң өстенлекле стратегик бурыч — ул гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү. Болар эченә мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны үстерү дә, юлларны, суүткәргечләрне ремонтлау да, газ кертүне дәвам итү дә, шәхси торак төзелешен киң колач белән алып бару да, халыкның уңайлы яшәеше өчен тиешле шартлар тудыру да, муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану исәбенә район икътисадын үстерү дә керә. Биредә искиткеч уңдырышлы җирләр, анда эшләргә теләүче тырыш халык бар. Инвесторлар ярдәме белән алар шушында лаеклы эш урыны, лаеклы яшәү шартлары тапсын һәм үзен, хезмәтен туган төяген — бәрәкәтле Федоровка төбәген үстерүгә багышласын иде! Бу минем иң изге максат һәм аны тормышка ашыруга командам белән кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз!
Форсаттан файдаланып, барлык якташларымны, республика халкын якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас тәбрик итәм. Яңа ел фәкать яңа шатлыклар, яңа уңышлар гына алып килсен!
Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.