+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 декабрь 2020, 14:50

"Социаль мәсьәләләрне хәл итү мәҗбүри шарт булырга тиеш..."

29 декабрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Башкорт сода компаниясе" җәмгыяте үсеше башлангычлары буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары һәм предприятие җитәкчелеге катнашты.

29 декабрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Башкорт сода компаниясе" җәмгыяте үсеше башлангычлары буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары һәм предприятие җитәкчелеге катнашты.

«БСК» генеральный директоры Эдуард Давыдов хәбәр иткәнчә, объектив кыенлыкларга карамастан, җитештерү тулы куәтенә эшли.

2021-30 елларга предприятиенең үсеш концепциясе биш төп юнәлешне үз эченә ала. Бу - чимал базасын үстерү, экологик программаларны гамәлгә ашыру, санлаштыру, гамәлдәгеләрен модернизацияләү һәм яңа производстволар төзү.

«БСК» чималның төп чыганагы буларак Шахтау карьерын карый. Биредә суны чистарту комплексы барлыкка киләчәк.

Гамәлдәге производстволарны модернизацияләүгә ихтыяҗ күптән туган. "БСК"ның күп кенә цехлары ачылганнан бирле реконструкцияләнмәгән. Яңа производстволар ачуга килгәндә, гамәлдәге җитештерү чылбырларына органик рәвештә туры килергә мөмкин булган катнаш тармаклар турында сүз бара.

2030 елга кадәр «БСК»ның өч җитештерү мәйданчыгына планлаштырылган инвестицияләр күләме 390 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акчаның зур өлеше - 330 миллиард сум тирәсе - Стәрлетамакта предприятиеләрне үстерүгә юнәлтеләчәк: 163 миллиард сум яңа производстволар төзүгә, тагын 191 миллиард сум чимал һәм экология мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак.

Компания индустриаль парклар программасына старт бирергә һәм беренче резидентлар белән эшли башларга мөмкинлек бирүче инфраструктура төзелешенә керешергә әзер инде. Май башына "БСК" элек резервланган юу чараларын җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, предприятиенең эре проектларын «Инвестиция сәгатен»дә карарга мөмкин.

– Зур күләмле программаларны без, салым ташламалары һәм башка преференцияләр биреп, федераль ярдәм программаларына кертүгә ярдәм итә алабыз, - диде Башкортстан Башлыгы. - Җитештерүне модернизацияләү генә түгел, ә предприятиедә һәм Стәрлетамакта экологик һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү дә мәҗбүри шарт булырга тиеш.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас