Шулай булганда гына заман сынауларын лаеклы үтәчәкбез дигән фикердә аналитиклар.
Дөнья базарында нефтькә ихтыяҗ кимү аркасында аның бәясе кискен төште, күпчелек илләрнең валюталары арзанайды. Әйтик, Русия акчасының бәһасе 25 процентка очсызланды. Кыйммәтле кәгазьләр базарының ишелүе моңа кадәр халыкара тарткалаш нәтиҗәсе булса, хәзер дөньяви кризиска нефть хакларының түбәнгә тәгәрәве һәм коронавирус сәбәпче булды.
Русия акчасы курсының кискен кимүе илдә кредитлар буенча процент ставкаларының үсүенә китерде. Җитештерүне җайга салу, кече һәм урта бизнесның хәлен тотрыкландыру җәһәтеннән кредит ресурсларыннан файдалана алу мөһим роль уйный. Әйләнештәге акча булмаса, икътисади үсеш турында сүз алып барып булмый. Шулай ук банклардан бурычка алган кредит ставкаларының түбән булуы шарт. Бу уңайдан киләчәктә хәл ничек фаразлана соң?
Күптән түгел Русия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина COVID-19 коронавирусы пандемиясе шартларында ил икътисадын тотрыкландыру барышын бәяләде. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда “аякка басу” көтелгәнгә караганда тизрәк булырга мөмкин. Ул, шулай ук, Үзәк банк Директорлар советының өченче тапкыр рәттән төп ставканы саклап калу турындагы карарын шәрехләде. “Ставканы алга таба киметүгә килгәндә... Хәзер икътисад үсешендә дә, инфляция процессларында да билгесезлекләр бик күп, шуңа күрә ставканы үзгәртмибез. Ихтимал, якын киләчәктә дә шулай булып калыр”, — дип өстәде ул. Ягъни, Эльвира Нәбиуллина ставканы алга таба киметү өчен нигез булмаска мөмкин, дип белдерде.
Ел башыннан банк ставканы, гомумән алганда, ике процент пунктка киметте һәм аны 4,25 процент дәрәҗәсендә калдырды. Бу, үз чиратында, кредит-финанс системасындагы тотрыклылыкка ишарә. Ләкин, кризис фаразлаганга караганда күпкә көчлерәк булып чыкты. Күпчелек компанияләр авыр вакытлар кичерә. Ләкин шуны да онытырга ярамый: кризис гадәти эш шартлары үзгәрү, клиентларны һәм кайвакыт хәтта бизнесны югалту белән генә дә чикләнми. Ул, шулай ук, тотрыклы стереотипларны җимерү һәм яңа мөмкинлекләр эзләү чоры да. Кризис компанияләрне стратегияне яңадан карарга, бизнеска үсеш өчен яңа алшартлар эзләргә мәҗбүр итә.
Үсешнең кайсы юнәлешенә игътибар бирергә, дигәндә экспертлар Башкортстанга 2021 елда яңа эшләнмәләргә һәм кеше капиталына ставка ясарга тәкъдим итә. Мәсәлән, безнең икътисадта булачак үзгәрешләр уңаеннан үз фаразлары белән Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) профессоры Евгений Коган һәм Стратегик коммуникацияләр үзәге президенты, политолог Дмитрий Абзалов уртаклаштылар. Евгений Коган 2021 елны шактый драматик итеп күрә. “Ул башта бик үзенчәлекле булырга мөмкин. Икътисад базарларында (биржаларда һ.б.) хәвефле сәүдә бара. Кешеләр теләсә нәрсә (сүз төрле компанияләрнең кыйммәтле кәгазьләре, акцияләр турында бара) сатып ала, бер карасаң, күп итеп акча эшли. Безнең инвесторлар өчен, минем уйлавымча, ел уртасы һәм ахыры бөтенләй күңелсез булырга охшый. Бу зур волатильлек (котировкаларның кискен үсүе һәм төшүе) елы булачак. Әмма бу, икенче яктан, икътисадны тотрыкландыру елы булачак. Дөньяда — тизрәк, бездә — акрынрак”, — дип билгеләде белгеч.
Дмитрий Абзалов киләсе елда икътисад тармакларының барысының да элекке дәрәҗәгә ирешәчәгенә шик белдерде. Шул ук вакытта нефть химиясе һәм энергетикасы мөһим роль уйнаган Башкортстан өчен бу процесслар шактый тиз бара ала, дип саный ул. Республика өчен иң мөһим шарт итеп ул инвестицияләр күләмен саклауны күрә, чөнки “Үзәк банкның бурычка акча бирергә теләмәве фонында” акчаларны социаль проектларга күчерү хәвефе артырга мөмкин һәм темпны югалту ихтималлыгы бар.
“Башкортстанда экспортерлар күп. Русия акчасының чит илләр валюталарына карата девальвациясе Башкортстан икътисадына бик яхшы йогынты ясаячак. Шуңа күрә, минем уйлавымча, инвестицияләр дә булачак”, — дип билгеләде Евгений Коган. Эксперт төбәк җитәкчелегенә инвестицияләрне дотацияләр һәм субвенцияләр белән дәртләндерү сәясәтенең мөһимлеген ассызыклады. Финансчы фикеренчә, төбәкләргә дөнья базарында минималь ставкалар белән эшләү мөмкинлекләре туды.
Моннан тыш, бик күп кызыклы һәм әлегә кадәр ихтыяҗ булмаган базар инструментлары бар. “Бездә хосусыйлаштыру элементлары һәм, мәсәлән, конвертлаштырыла торган облигацияләр бөтенләй кулланылмый. Бу бездә юк, ә бөтен дөньяда бу шәп корал”, — дип аңлатты Евгений Коган. Моннан тыш, ди Евгений Коган, фикерләүнең стандарт булмаган ысулларын куллану вакыты җитте, “Бүген бик күпләр зур уңышларга иреште, чөнки кризиска бераз башкача карый башладылар, яки яңа чишелешләр таптылар. Шул ук “Zoom”ны алыйк. Ул бүген 100 миллиард доллар итеп бәяләнә. Бу программа буенча без барыбыз да аралашабыз, һәм ул бик кирәкле”.
Проблема акчада гына да түгел, ә аларның аңлаешлы һәм ышанычлы объектларга салынуында, дип саный белгеч. Башкортстанда да, аның фикеренчә, мондый активлар бар. Дмитрий Абзалов заманча технологик чишелешләр турында сөйләгәндә, ерак перспективада күп кенә проектларга игътибар кими башлаячагын әйтте. Бу контекстта республиканың төп көндәшлек өстенлеге, кыйммәтле ресурсы кешеләр булачак. Иң элек аларга инвестицияләр салу таләп ителә. Дмитрий Абзалов куәтле технологик база булдыру өчен кешеләргә һәм яңалыкка ставка ясарга тәкъдим итә. Болар барысы да кеше капиталын үстерүгә юнәлтелгән белем бирү сегментының һәм махсус зоналарның әһәмиятен арттыра. “Хәзер кискен сикереш ясый ала торган төбәкләр өчен яхшы мөмкинлек туды. Башкортстан — моны эшли ала торган субъектларның берсе”, — диде белгеч.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.