Барлык яңалыклар
Икътисад
8 гыйнвар 2021, 18:00

Бөре - пилмәннәр башкаласы

Бөре шәһәре соңгы елларда республикада танылган пилмәннәр җитештерүчегә әйләнде һәм аны үзенә күрә Башкортстанның пилмәннәр башкаласы дип әйтергә була.

Бөре шәһәре соңгы елларда республикада танылган пилмәннәр җитештерүчегә әйләнде һәм аны үзенә күрә Башкортстанның пилмәннәр башкаласы дип әйтергә була.

2015 елдан «Аристократ» маркасы астында ярымфабрикатлар җитештерү белән урындагы эшкуар Лиана Байдимирова шөгыльләнә. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты даими рәвештә киңәя: иң таләпчән сатып алучыларга пилмән, хинкали, манты, варениклар, котлетлар, камыр ризыклары тәкъдим ителә. Лиана Байдимирова республика Башлыгы Радий Хәбировка 2020 елда коймак җитештерү линиясе ачуын, аларны әзер рәвештә дә, мөстәкыйль әзерләү өчен ярымфабрикатлар сыйфатында да сатып алырга мөмкинлеген сөйләде. Аның предприятиесендә бүген 34 кеше эшли.

Шәхси эшкуарның продукциясе Башкортстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә сатыла. Республика районнарында 6 үз сәүдә ноктасы ачылган. "Ел хатын-кызы-2020" Бөтенусия конкурсының 24нче төбәк этабында Лиана Байдимирова «Сыйфат белән идарә итүдә казанышлары өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды.

Радий Хәбиров дегустация вакытында җитештерелә торган продукциянең сыйфатын бәяләде.

«Без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм азык-төлек продуктлары чыгару белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итәчәкбез. Мин әлегә безнең хөкүмәтне, республиканың ит, сөт, йомырка җитештерү буенча Русиядә беренче урыннарда, ә эшкәртү буенча Идел буе федераль округында алтынчы урында гына торуы өчен тиргим. Безнең алда Пенза, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Татарстан, ә без нибары алтынчы. Бу безнең акча югалтуыбыз турында сөйли. Хәзер без Лиана Владиковна белән сөйләштек, ул производство өчен итне бик авыр табуын әйтә, шул ук вакытта Баймак районында фермерлар аны кая сатарга белми. Җитештерүчеләр кооперациясе белән республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөзендә дәүләт шөгыльләнергә тиеш. Якындагы «Авыл сәгате»ндә без эшкәртү сәнәгатенә һәм мондый эшкуарларга ярдәм итү чараларын караячакбыз», — дип сөйләде журналистларга Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ
Читайте нас: