+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 гыйнвар 2021, 19:50

Юлүткәргечне урап үтү схемасы - нәтиҗәле

Билгеле булуынча, бүген Уфада Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү башланды.

Билгеле булуынча, бүген Уфада Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү башланды.

Беренче тест көне сайланган юл хәрәкәте схемасы нәтиҗәле булуын күрсәтте, дип хәбәр иттеләр Уфа шәһәре хакимиятендә.

Анда даими режимда сити-менеджер вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков җитәкчелегендә шәһәр штабы эшли.

Штаб урам-юл челтәренең әлеге участогындагы барлык транспорт хәлен юл ябылганнан бирле күзәтеп тора. Белгечләр транспорт агымын аналитик үзәктә көйләгән.

Әлеге участокның үткәрү мөмкинлеге сәгатенә 4 мең автомобиль тәшкил иткән. Иртәнге сәгать - эш көненең иң кызган чорында бу сан 6,5 меңгә якынлаша. 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр хәрәкәтнең шәһәргә керү ягына, шул исәптән зур булмаган юл авариясе аркасында, авырлыклар күзәтелгән, аның нәтиҗәләре 15 минут эчендә бетерелгән.

Үткәрүчәнлек сәләтен арттыру өчен светофорларның эш режимы 40тан 120 секундка кадәр үзгәртелгән. Алдагы көннәрдә аларның эше реаль вакытта күзәтеләчәк.

«Әлеге транспорт чишелешен реконструкцияләү кирәклеге күптән туды. Юлүткәргеч үзенең үткәрү сәләтен тулысынча бетергән, авария хәлендә булган һәм үсеп килүче автоташкынны үткәрә алмаган. Төбәк бюджетыннан реконструкция өчен финанслау бүлеп бирелде. Шәһәр халкы мәнфәгатьләрендә подрядчылар эшләрне максималь кыскартылган срокларда башкарачак: беренче төп этапны — 11 ай эчендә», — диделәр мэриядә.

Фото: Башинформ
Читайте нас