Барлык яңалыклар
Икътисад
11 гыйнвар 2021, 18:45

Бәйрәмдә эш югары дәрәҗәдә оештырылды

Башкортстанда Яңа ел каникулларында төбәк операторлары каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгарган.

Башкортстанда Яңа ел каникулларында төбәк операторлары каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгарган.

450 берәмлек махсус техника 30 мең тоннадан артык чүп-чар түккән, бу гадәти эш көннәренә караганда ике тапкыр күбрәк. Әлеге мәгълүматларны төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә җиткерде, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында «Инцидент менеджмент» системасына халыктан каты көнкүреш калдыклары темасы буенча алты мөрәҗәгать кергән. Шуларның дүртесе - контейнерлар һәм контейнер мәйданчыгы чүп-чар белән тулу, икесе - каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр өчен түләү суммасының дөреслеген ачыклау турында.

Урал Искәндәров хәбәр иткәнчә, узган елда муниципалитетлар каты көнкүреш калдыклары җыю буенча 29 меңнән артык мәйданчыкны санлаштырган. Шулай итеп, республика буенча калдыкларны чыгару фактларын фототеркәү 99 процент тәшкил итә.

Республика Башлыгы төбәк Хөкүмәтенә агымдагы елда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү эшен активлаштырырга һәм аз керемле кешеләргә социаль ярдәм чараларын карарга кушты.

– Без республикада коммуналь калдыклар буенча инфраструктура булдыра башладык: болар - яңа контейнер мәйданчыклары, яңа махсус техника, – диде Радий Хәбиров. - Әмма бу өлкәдә иң катлаулы бурычка - чүп-чарны эшкәртүгә күчәргә кирәк. Шул ук вакытта без бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә алмыйбыз, чөнки бездә илдә иң түбән тарифлар. Әйе, алар икътисади яктан нигезләнгән түгел, әмма без аңлы рәвештә бу карарны кабул иткән идек. Чөнки безнең яктан инфраструктура булмаганда, кешеләрдән акча алу дөрес булмас иде.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: