-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 гыйнвар 2021, 20:15

Бизнеска ярдәм итү - Хөкүмәтнең мөһим эшчәнлек юнәлеше

"Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе" җәмгыятендә бүгенге көнгә якынча 24 миллиард сумлык 38 инвестиция проекты бар. Алар арасында - юл буе сервисы өлкәсендәге проектлар, "Алга" махсус икьтисади зонасы, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары.

- Бизнеска ярдәм итү - Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. Безгә потенциаль инвесторларның безнең проектларны гамәлгә ашыруның барлык стадияләрендә ярдәм итәчәгебезне аңлаулары мөһим. Шулай итеп, “Республика үсеш корпорациясе”ндә 3 меңнән артык яңа эш урыны булдыру планы белән 38 инвестиция проекты бар, - дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
"Республика үсеш корпорациясе"нең генеральный директоры Наил Габбасов сүзләренә караганда, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен мәйданчыкларны сайлау мөрәҗәгатьләр структурасында 46 процентны тәшкил итә, ә 37 процентны - дәүләт ярдәмен алу максатында проектны өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү. Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе инвестпроектларны «бер тәрәзә» принцибы буенча озата бару хезмәтләренең тулы комплексын күрсәтә.
Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас: