+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 гыйнвар 2021, 17:40

Экспортерлар ярдәмсез калмый!

Узган елда Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә 104 кече һәм урта бизнес субъекты 35 миллион сумнан артык акчага 144 экспорт контракты төзегән.

Узган елда Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә 104 кече һәм урта бизнес субъекты 35 миллион сумнан артык акчага 144 экспорт контракты төзегән.

Үзәк бурычларына кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мәгълүмати-аналитик, консультацион, финанс ярдәм күрсәтү, чит ил контрагентларын эзләү юлы белән аларның халыкара базарга чыгуына ярдәм итү, Русия сәүдә вәкилләре һәм халыкара корпорацияләр вәкилләре белән видеоконференцияләр оештыру, шулай ук теге яки бу ил базарында эшләү мәсьәләләре буенча шәхси консультацияләр бирү керә.

- Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге безнең экспортерларга ярдәм итү һәм үстерү буенча масштаблы эш алып бара. Бу - мәгълүмати-консультация һәм белем бирү хезмәтләренең киң спектры. Узган елда үзәк барлыгы 1800дән артык төрле хезмәт күрсәтте. 104 җитештерүче 35 миллион сумнан артык акчага 144 экспорт контракты төзеде, – дип хәбәр итте тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Экспортка ярдәм итү һәм аны үстерү программалары Башкортстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас