-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар 2021, 17:05

Эш тизләтелә!

Уфада Көнчыгыш чыгу юлында персонал һәм техника саны артты.

Уфада Көнчыгыш чыгу юлында персонал һәм техника саны артты.

Агымдагы елда Уфада Көнчыгыш чыгу юлын кору проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең күләмен, узган ел белән чагыштырганда, 4 тапкыр арттыру планлаштырыла. Бу хакта проектның концессионеры булган Башкортстан концессион компаниясендә (ВТБ инфраструктур холдингына керә) хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта төзелеш барлык юнәлешләр буенча да актив алып барыла. Юл тоннелендә гидроизоляция һәм башка эшләр дәвам итә, эстакада һәм Уфа елгасы аша чыга торган күпернең фундаментын һәм терәкләрен әзерләү эшләре башкарыла. Булачак тиз йөрешле автомобиль юлын төзү районында су үткәргеч торбаларны монтажлау тәмамланып килә. Эш фронты киңәю сәбәпле персонал һәм техника саны арткан. Хәзерге вакытта төзелеш участокларында бер меңгә якын кеше һәм 150дән артык машина-механизмнар эшли, берничә дистә субподрядчы оешма җәлеп ителгән.

- Узган ел безнең төп бурыч - объект төзелешен актив фазага чыгару. Гомумән, без моңа ирештек. Бу чорда 3 миллиард сум инвестиция акчасы үзләштерелгән, һәм декабрьдә генә дә – 900 миллион суман артык. Яңа елда без, югары төзелеш темпына ярдәм итү өчен бер айга кимендә 1 миллиард сум үзләштерү дәрәҗәсенә чыгарга планлаштырабыз. Төп сынаулар, барыннан да элек, автоюл тоннелен кору белән бәйле булачак, анда декабрь аенда каршы юнәлештә тау проходкалау эшләре башланды. Бу, мөгаен, проектның иң катлаулы өлеше, әмма безнең аны тормышка ашыру өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, шул исәптән – югары класслы белгечләр компетентлы командасы. Шулай ук күпер кичүе һәм эстакаданы төзү буенча да зур эш күләме планлаштырылган, - ди компаниянең генеральный директоры Асабали Закавов.

Фото: Башинформ
Читайте нас: