+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар 2021, 22:40

Ике проектка ярдәм күрсәтелде

Уфадан "ОЗНА-Инжиниринг" компанисе 92,5 миллион сумлык займ ярдәмендә нефть әзерләү мобиль җайланмаларын проектлаячак һәм төзиячәк.

Уфадан "ОЗНА-Инжиниринг" компанисе 92,5 миллион сумлык займ ярдәмендә нефть әзерләү мобиль җайланмаларын проектлаячак һәм төзиячәк.

Нефть-газ яткылыкларын эшкәртү һәм үзләштерүнең башлангыч стадияләрендә инфраструктура объектларының капиталь төзелеше зур акча белән бәйле, еш кына һәрвакытта да нигезле түгел. Билгесезлек чорында чыгымнарны киметү өчен нефть-газ компанияләре нефть әзерләү буенча мобиль җайланмалардан файдалана. Предприятие мәгълүматларына караганда, Русия нефть-газ компанияләренә ихтыяҗ елына 37 мобиль комплекс тәшкил итә, шул ук вакытта әлеге базарның 30 процентын чит ил җитештерүчеләре алып тора.

Уфаның "Грайн" компаниясе, сәнәгатне үстерү фонды займын җәлеп итеп, «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы кысаларында 140 миллион сумга заманча җиһазлар урнаштырачак һәм җитештерүне 30 процентка арттырачак. Шулай ук проект нәтиҗәләре - "брак" дәрәҗәсенең 3 процентка киметергә һәм продукция җитештерү күләменең 50 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Читайте нас: