-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 гыйнвар 2021, 16:39

Пандемия чорында ничек баеп калырга була?

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

- Бүген «Башкортстан - яхшы кешеләр тормышы» рубрикасында Уфадан Дамир Гобәев турында сөйләргә телим, - дип яза ул. - Пандемиянең кызган чагында яшь кеше эшсез кала, кулында кечкенә улы һәм декрет ялындагы хатыны була. Мораль яктан аз керемле гаилә статусына әзерләнсә дә, нәтиҗәдә, азык-төлек производствосында уңышлы старт ала. Ул узган елдан Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты һәм «Минем бизнес» үзәге каршында эшләп килүче фуд-акселераторга мөрәҗәгать итә. Анда аңа үз эшен ачарга булышалар, күтәрелеш өчен акча бирәләр. Дамир аларга гидропон җайланмалар сатып алган һәм хәзер сатуга 10 төрдән артык микро яшеллек үстерә. Интернет-маркетолог белеме аңа сатуны җага салырга ярдәм итә. Башта яшел тәмләткечләргә дөрес тукланырга яратучылар заказ бирә, хәзер инде кибетләр дә кушыла. Язга эшкуар ашарга ярый торган үсемлекләр үстерергә һәм, гомумән, эшен киңәйтергә планлаштыра. Бу - кризис вакытында да үзеңнең шәхси трамплиныңны табарга мөмкин булуы турындагы тарих. Иң мөһиме - чын-чынлап шуны теләргә кирәк.

P. S.: Безнең фуд-акселератор - ул Русиядә кече гастрономия бизнесы өчен уникаль проект. Аның хакында монда белергә була: https://foodaccelerator.bitrix24.site/
Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: