Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Тажетдинов җитәкчелегендәге киңәшмәдә кече бизнесның микрокредит компаниясе эшенә йомгак ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде.
Микрокредит компаниясе - эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүче алдынгы төбәк үсеш институтларының берсе. 2009 елдан башлап үз эшчәнлеген алып бара.
Компания, асылда, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ярдәменә үтемлелеген киңәйтү» төбәк проектының төп башкаручысы булып тора. Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, эшчәнлекнең барлык күрсәткечләренә дә ирешелгән.
1 гыйнварга эшкуарлык җәмәгатьчелегенә күрсәтелгән микрофинанс ярдәмнең гомум күләме 3,6 миллиард сум тәшкил иткән. Компанияне капиталлаштыру нәтиҗәсендә, узган ел эшкуарлык субъектларына займ бирү өчен активлар - 822 миллион сумга, ә кредит портфеле 700 миллион сумга кадәр арткан. Шул ук вакытта процент ставкалары тарихи минимумга кадәр - 4,25 процентка киметелгән.
- Бүгенге катлаулы шартларда төп бурыч - бизнеска үтемле һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, коронавирус пандемиясенең икътисади һәм социаль нәтиҗәләрен йомшарту. Вакытында күрелгән чаралар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, дәүләт микрофинанс ярдәме алучылар узган елда 6 меңнән артык кешене эш белән тәэмин иттеләр, - диде Илшат Таҗетдинов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте