Районда җитештерелгән тулай продукциянең 20 проценттан артыгы малтабарлар өлешенә туры килә. Гомумән, төбәк икътисадыннан тыш, шәхси малтабарлык субъектлары җәмгыятьтә дә киң танылу яулый. Мәсәлән, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп, җәмәгать тормышында актив катнашучылар арасыннан Әлшәй районы хакимияте тарафыннан “Ел кешеләре” билгеләнә. Үткән ел йомгаклары буенча ачыкланган иң яхшы 10 хезмәткәрдән өчесе – шәхси малтабарлар.
Уңыш нигезе — бай тәҗрибә
“Ел җитәкчесе” номинациясендә танылган Зәбир Гаитов — Әлшәй тарафларында киң билгеле шәхесләрнең берсе. Озак еллар районның “Сельхозтехника” берләшмәсендә төрле вазифаларда бай тәҗрибә туплады, аннары төбәктә оештырылган машина-технология станциясенә җитәкчелек итте. Крестьян-фермер хуҗалыгын оештырганда исә, авыл хуҗалыгы тармагын энәсеннән җебенә кадәр белгән, бу өлкәдә яхшы әзерлекле белгеч була инде Зәбир Мәүлетҗан улы.
Шунысы үзенчәлекле: үзаллы эшчәнлекне ул әлләни зур булмаган биләмәсендә башлап җибәрә. Тора-бара фермер карамагындагы мәйданнар да арта, билгеле. Хәзерге чорда Зәбир Гаитовның үсемлекчелеккә махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү мәйданнары ике мең гектар тирәсе тәшкил итә. Югары белемле белгечнең эштә өстенлекне заманча хуҗалык итү алымнарына биреп, алдынгы технологияләргә таянуы гаҗәп түгел. Фидакарь хезмәтнең нәтиҗәсе узган елда аеруча куанычлы булды. Атап әйткәндә, бөртекле культуралардан бигрәк тә зур уңыш алынып, гектар куәте 31 центнер тәшкил итте, ашлыкның тулай җыемы 2650 тоннага якынлашты. Индустриаль нигездә үстерелгән көнбагыш та мул уңыш бирә, гектар көче 33 центнердан артыграк булды.
Нигъмәтулла Илһамы
Нигъмәтулла авылында яшәүче Дибаевларның крестьян-фермер хуҗалыгы төрдәшләре арасында районда иң өлкәннәрдән санала. 27 ел элек гаилә башлыгы Миңневәдүт Гарифулла улы оештыра аны. Шушы чорда вакыт сынавын үткән хуҗалык икътисади тотрыклылыкка ирешеп, матди-техник яктан төбәктә иң куәтлеләр сафына басты. Машина-трактор паркында, мәсәлән, төрле юнәлештәге егермедән артык берәмлек техника исәпләнә. Сүз дә юк, алар арасында өстенлекне заманча агрегатлар алып тора. Финанс мөмкинлеге чыгу белән һәр елны техника паркы да яңартыла. Соңгы чорда гына яңа ашлык комбайннары алынды, җир эшкәртү инвентарен яңартуга да җитди игътибар бирелә.
Илһам Дибаев крестьян-фермер хуҗалыгының янә бер үзенчәлеге шунда: нигезен Миңневәдүт ага корган хуҗалыкта аның биш улы гаиләләре белән күмәкләшеп хезмәт сала. Бертуганнар Җәвит, Халит, Илфак һәм Хәлил җитәкчелекне Илһамга тапшырып ялгышмаганнар, әлбәттә. Бәләкәй генә колхозны хәтерләткән гаилә коллективын гомум эшкә туплап, берләштерә торган сәләткә ия ул. Әйткәндәй, Дибаевларның һәркайсы авыл хуҗалыгы һөнәренә ия, теләсә нинди төр техникада эшли алалар. Соңгы елларда, әтиләре юлын сайлап, уллары да хуҗалыкта эшли башлады.
Үткән хуҗалык елы Дибаевлар өчен шактый уңышлы булды. Биредә җир мәйданының зур өлеше иген культураларына бирелгән: бодаен да, арпасын да, борчагын да чәчәләр. Аларның һәркайсыннан мул уңыш алынды, бер гектардан 30 центнердан күбрәк чыкты.
Сызма культуралардан шикәр чөгендере хуҗалыкның чәчү әйләнешендә күптән ныклы урын алды, әмма үткән елда аның мәйданын берникадәр киметеп, 265 гектарда үстерделәр. Гомумән, Илһам Дибаев хуҗалыгы Әлшәй төбәгендә шикәр чөгендереннән тотрыклы мул уңыш алучы буларак электән билгеле. Әйе, “татлы тамыр”ны игә беләләр монда. Бу җәһәттән үткән елда да сынатмады хуҗалык – шикәр чөгендеренең гектар төшеме 500 центнердан артты.
Әлшәй районының “Ел кешесе” хезмәт бәйгесендә Илһам Дибаев агросәнәгать комплексы хезмәткәре буларак билгеләнсә дә, Нигъмәтулла фермеры аграр тармакта иң уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче авыл малтабары булып кала.
Гамәлләре игелекле
“Ел малтабары-2020” исеменә лаек булган Марсель Шәймөхәммәтов шәхси эшчәнлек белән 2016 елда гына шөгылләнә башласа да, үзен булдыклы эшкуар итеп танытты. Ә бит ул хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә шофер булып башлый. Хезмәт баскычлары буенча үсеп, гараж мөдире вазифасына күтәрелә. Белүебезчә, сәүдәне шәхси малтабарлар биләп алгач, бу өлкәдә әйдәүче саналган кулланучылар җәмгыяте авыр хәлдә кала. Иң беренче чиратта, райпо кибетләрендә сәүдә әйләнешенең түбәнәюендә чагылыш таба бу. Районда иң эреләрдән саналган Раевка икмәк комбинаты эшчәнлегендә дә тоткарлыклар барлыкка килә. Шул сәбәпле, аның ябылу куркынычы туды. Җитәкчелек тәкъдиме белән икмәк комбинатын биләмәгә алып, малтабар Марсель Шәймөхәммәтов аның эшчәнлегенә яңа сулыш бирә алды.
— Райпода эшләгәндә комбинаттан машинада кибетләргә икмәк ризыклары ташырга да туры килгән иде, — дип искә төшерә ул. — Биредәге җиһазларның нык искергәнлеге дә күз алдында. Шуңа да эшне икмәк комбинатында күп кенә корылмаларны яңартудан башладым. Атап әйткәндә, икмәк пешерү мичләре, камыр басу җиһазлары сатып алынды. Тоташ алганда, реконструкциягә берничә миллион сум китте. Аның каравы, яңа технологияләр буенча эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Монысы аеруча мөһим, чөнки сыйфатлы икмәк ризыклары пешерү бер мәсьәлә, товарны сатарга да кирәк. Хәзерге көндәшлек шартларында бигрәк тә көнүзәк булып тора бу.
Марсель Самат улының икмәк сәүдәсендә яхшы гына тәҗрибә туплаганлыгы күренеп тора. Шул ук вакытта, оештыру сәләтенә дә ия ул. Комбинатта хәзерге чорда тәүлегенә ике тоннадан артык икмәк продукциясе чыгарыла. Аның зур гына өлеше мәгариф учреждениеләренә таратыла, шулай ук үз кибетләре аша да сатыла. Алар өчәү һәм район үзәгендә, якын авылларда урнашкан. Моннан тыш, икмәкне Стәрлетамак районына чыгаралар, төпкел авылларга илтеп тә саталар, шушы максатта күчмә кибет эшли.
Икмәк ризыклары өлкәсен сайлаган малтабар эштә заманча алымнарга таяна. Атап әйткәндә, ассортимент даими яңартылып тора. Соңгы елларда, мәсәлән, икмәк пешерүдә колмак кулланыла башлаган. Әйткәндәй, әлеге ысул белән пешерелгән икмәккә Раевкада да ихтыяҗ зур. Шуны да билгеләп үтик: икмәк базарында хәзер көндәшлек көчле. Район үзәгендә генә, мәсәлән, икмәк ризыклары җитештерү белән өч эре предприятие шөгыльләнә. Икмәк үтемле булсын өчен төп игътибарны сыйфатка юнәлтү таләп ителә. Малтабар Марсель Шәймөхәммәтовның моны эшчәнлегендә кагыйдә итеп алуы гаҗәп түгел һәм саллы нәтиҗә бирә ул.
Шунысы куанычлы: электән сыйфатлы ризыклары белән дан тоткан Раевка икмәк комбинаты коллективын саклап кала алган директор. Утыз кешедән торган коллективның нигезен хәзер дә икмәк пешерү осталары тәшкил итә. Алар арасында Галина Омельченко, Тәнзилә Әхмәдуллина, Венера Гайнетдинова, Оксана Самохина, Татьяна Шарапова иң тәҗрибәлеләрдән санала. Сәүдәдә исә икмәк машинасы шоферы Иван Маслак яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешә.
Малтабар Марсель Шәймөхәммәтов район дәрәҗәсендә күп кенә игелекле гамәлләре белән дә ихтирам казанды. Өч ел элек аңа кибетләр булмаган бәләкәй авылларда күчмә сәүдә оештыру йөкләтелгән иде. Шушы максатта махсус автолавка булдырылган. Ул көндәлек кирәк-ярак төяп даими рәвештә төпкел авылларга чыга. Халык яратып алган товарлар арасында Раевка комбинаты икмәге дә бар, әлбәттә.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фәнүзә Суфиянова фотолары.