+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 гыйнвар 2021, 06:38

Максат – халыкка уңайлы шартлар тудыру!

Тармак министрлыгы агымдагы елга эш планын тәкъдим итте.

Тармак министрлыгы агымдагы елга эш планын тәкъдим итте.

Торак-коммуналь комплекс үсешенең стратегик максатлары – республика гражданнарының уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләрне ышанычлы һәм өзлексез күрсәтү һәм аларның сыйфатын күтәрү. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев билгеләвенчә, республика торак пунктларында яшәү шартларын яхшыртуның төп юнәлешләренең берсе – уңайлы шәһәр мохите булдыру. Шул уңайдан Башкортстанда “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк проекты гамәлгә ашырыла һәм анда барлык муниципаль берәмлекләр катнаша.

Министр белдерүенчә, узган елда республикада 103 иҗтимагый территория төзекләндерелгән һәм кече шәһәрләрдә, тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән беренче өч проект гамәлгә ашырылган. Эшләр Бөре, Бәләбәй һәм Ишембай шәһәрләрендә башкарылган.
Агымдагы елда 130 җәмәгать территориясен төзекләндерергә һәм узган елгы Бөтенрусия конкурсында җиңгән 13 проектны тәмамларга кирәк булачак. Әлеге чараларга федераль бюджеттан 1777,1 миллион сум акча җәлеп ителгән.
Мәгълүм булуынча, узган ел игълан ителгән Торак пунктлар эстетикасы елы кысаларында республика тер­ри­то­риясендә газоннар, тротуарлар яңартылды, яктырту системалары урнаштырылды һәм алыштырылды, һәйкәлләрне ремонтлау һәм Хәтер комплексларын төзек­ләндерү эшләре башкарылды.
Гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруда “Башкортстан ихаталары” программасы һәм бюджет акчасы исәбенә тормышка ашырылган подъездларны комплекслы ремонтлау зур адым булды. Узган елда 380 ихата территориясе төзекләндерелгән һәм 2180 подъезд ремонтланган. Ә быел 140 ихата комплекслы төзеклән­дереләчәк һәм 306 подъезд ремонтланачак.
Шулай ук, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча да эш дәвам итә. Узган елда 1500гә якын күпфатирлы йортта ремонт ясалган. Дәүләт ярдәме белән лифт җиһаз­ларын алыштыру буенча да эш алып барыла. Әлеге чараларны тормышка ашыру ел саен 300 меңгә якын гражданга яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Быел бер меңгә якын күпфатирлы йортны ремонтлау, 458 лифтны алыштыру планлаштырыла.
Ә инде “Чиста су” проектын тормышка ашыру кысаларында узган ел су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча 2 объект төзел­гән. Быел тагын өч район үзәгендә су белән тәэмин итү системасы яхшыртылачак. Әлеге проект буенча җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Русиядә 8нче урынны алган.
Узган елда республика максатлы инвестицион программасы кысаларында коммуналь тәгаенләнештәге 34 объект проектланган һәм рекон­струкцияләнгән. Быел шундый ук эш 11 коммуналь объектта башкарылачак.
Аерым җылыту системасына күчү чаралары кысаларында узган елда 4 проект тормышка ашырылган, 705 фатир индивидуаль җылытуга күчерелгән. 2021 елга 6 проект планлаштырыл­ган.
Узган елда Торак-коммуналь хуҗа­лыкны реформалауга ярдәм фонды акчасын җәлеп итеп, Белорет, Әбҗә­лил һәм Хәйбулла районнарында чистарту корылмаларын төзү һәм рекон­струкцияләү башланган. Ишембай районында төзелеш дәвам итә. 2021-22 елларда бу объектларда эшләр тәмам­ланачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Читайте нас