-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 гыйнвар 2021, 23:35

"Медицина үсешенә акча салачакбыз"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Октябрьский шәһәренә эшлекле сәфәреннән соң "Контактта" социаль челтәрендә тәэссоратлары белән уртаклашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Октябрьский шәһәренә эшлекле сәфәреннән соң "Контактта" социаль челтәрендә тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Медицина турында да, Октябрьский шәһәре турында да.
Октябрьскийның 1нче дәваханәсенең хирургия корпусын һәм балалар поликлиникасын тәртипкә китерү турында карар кабул иткәндә, ремонттан тыш, төп бурычыбыз - республиканың иң көнбатыш шәһәренең медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү, дип аңладык.

Шунысы мөһим, без халыкка Уфага барып, чиратларда торырга түгел, ә үз өебездә югары технологияле ярдәм алу мөмкинлеген бирдек. Хәзер ышаныч белән әйтә алам, без күп нәрсәгә ирештек. Биналар ремонтланды, җиһазлар сатып алынды.

Аңлашыла ки, без әле барысын да эшләп бетермәдек, әмма планнар төгәл һәм аңлаешлы - медицина үсешенә акча салачакбыз. Өстәвенә, Октябрьскийда дәваханә генә түгел, анда муниципальара үзәк эшли һәм ул Башкортстанның көнбатыш районнарыннан барлык пациентларны кабул итә", - дип язды Радий Фәрит улы.

Фото: Башинформ
Читайте нас в