-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 гыйнвар 2021, 21:40

"Росгеология" белән эшче төркем төзелә

Башкортстан Республикасында «Росгеология» җәмгыяте белән берлектә эшче төркем оештырылачак.

Башкортстан Республикасында «Росгеология» җәмгыяте белән берлектә эшче төркем оештырылачак.

Аның максаты - төбәкнең минераль чимал базасын тирәнтенрәк һәм җентекле өйрәнү. Бу хакта Мәскәүдә Гайдар форумында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

– Без бу елларда эш барганын күрәбез, нефть чыгару да, эшкәртү дә бар, әмма Башкортстан территориясенең яртысы әлегә эшкәртелми һәм тикшерелми. Шуңа күрә без бүген "Росгеология" белән уртак эш төркеме төзергә килештек, ул яткылыклар санын арттыру өчен тикшеренүләрне һәм разведканы киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Андрей Назаров.

Эксперт дискуссиясе барышында Премьер-министр Башкортстанда «Әзер карарлар кибете» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Монда теге яки бу казылма яткылыкларын билгеләү, бизнес-модельне бәяләү, әзерләү, кирәкле инфраструктураны, шул исәптән транспорт логистикасын формалаштыру һәм потенциаль сатып алучыларны эзләү керә. Шулай итеп, инвестор өчен «нулевой цикл»ны дәүләт башкара, ә әзер проект турындагы мәгълүмат республиканың инвестицион порталына чыгарыла.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: