-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 гыйнвар 2021, 14:15

Төзелеш өлкәсендә хәлләр ничек?

Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев узган елда тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде.

Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев узган елда тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, төзелеш өлкәсендә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп сигез күрсәткече дә үтәлгән. Финанслауның барлык чыганаклары хисабына 2 миллион 450 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 3,3 процентка артык. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русия Федерациясенең беренче ун төбәге арасына керә һәм Идел буе федераль округында икенче урынны алып тора.

Ипотека буенча кредитның уртача ставкасы 7,3 процентка кадәр кимегән, бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 2 процентка кимрәк. "Жилстройсбережения" программасын тормышка ашыру буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән, аның ярдәмендә 3 меңнән артык гражданыбыз торак шартларын яхшырта алган. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү концепциясе кысаларында 166 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Бүгенге көнгә 45 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелеше тәмамланган, 17 белем бирү, 3 спорт әһәмиятендәге, 8 сәламәтлек саклау объектлары төзелгән, шул исәптән 2 йогышлы авырулар дәваханәсе – Уфа районының Зубово авылында һәм Стәрлетамакта.

Республикада, Русиядә беренчеләрдән булып, төзелештә өлешләтә катнашучылар алдында төзүчеләрнең йөкләмәләрен җайга салу буенча фонд оештырылган. Федераль структуралар белән берлектә зур эш башкарылган, аның нәтиҗәләре буенча республика өчен федераль бюджеттан 6,7 миллиард сум акча резервланган. Бу акчалар компенсацияләр түләүгә һәм 60тан артык проблемалы объект төзелешен тәмамлауга юнәлтеләчәк. Зыян күргән ике меңгә якын өлешче узган елда үз хокукларын гамәлдәге механизмнар хисабына тергезгән, шул исәптән мөстәкыйль республика чаралары хисабына якынча бер мең өлешчегә ярдәм күрсәтелгән. Агымдагы ел башына алынган мәгълүматларга караганда, биш йөздән артык алданган өлешче 725 миллион сумлык компенсация түләүләре алган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: