-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 гыйнвар 2021, 20:05

Өч яңа резидент җиде миллиард сум инвестицияли

Башкортстан Республикасы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренең өч яңа резиденты яңа предприятиеләргә 7 миллиард сум тирәсе инвестиция кертүне планлаштыра. Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы инвесторларны резидентлар реестрына кертте.

- Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрен үстерү - төбәккә инвестицияләр җәлеп итү буенча республика Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлешләренең берсе. Пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, 2020 елда республикада резидентларның гомум саны 50 процентка диярлек артты. Бу гади саннар гына түгел - республика икътисады үсеше, яңа эш урыннары булдыру һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы резидентлары реестрына планлаштырылган инвестицияләр күләме 42 миллиард сумнан артык булган 74 компания кертелгән. 2020 елның 3нче кварталында гына да резидентлар тарафыннан 1 миллиард сумга якын инвестицияләр кертелде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Читайте нас: