-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 гыйнвар 2021, 15:20

Белоруссия пыяла компаниясе “БСК”дан чимал сатып алачак

“Белоруссия пыяла компаниясе” дәүләт предприятиесе “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятеннән 25 миллион долларлык чимал сатып алырга планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның Белоруссия делегациясе белән очрашуы барышында билгеле булды.

“Белоруссия пыяла компаниясе” дәүләт предприятиесе “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятеннән 25 миллион долларлык чимал сатып алырга планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның Белоруссия делегациясе белән очрашуы барышында билгеле булды.

- Белоруссия тотрыклы рәвештә үзара товар әйләнеше күләме буенча илләрнең беренче бишлегенә керә. 2019 елда Беларусь Республикасы Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 8,3 процент белән 3нче урынны алды. Кызганычка каршы, соңгы вакытта без күрсәткечләрнең кимүен күрәбез. Аңлашыла, бу коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле - тышкы сәүдә әйләнеше кимү бөтен дөньяда күзәтелә. Әмма безгә хәзер бу күрсәткеч үссен өчен бөтен көчебезне салырга кирәк, - диде Андрей Назаров.

“Белоруссия пыяла компаниясе” дәүләт предприятиесе генеральный директоры Юрий Скрипко әйтүенчә, хәзер Беларусьта пыяла җитештерү өчен кулланылучы кальцийлаштырылган соданың 70 проценты Башкортстаннан сатып алына. Якындагы елларда төбәк Белоруссиянең кальцийлаштырылган содага ихтыяҗын тулысынча каплар дип планлаштырыла.

Белоруссиядә пластик тартмаларны җиңел эшкәртелүче пыялага алмаштыру буенча зур эш алып барыла, шуңа күрә урындагы җитештерүчеләр аларның продукциясенә ихтыяҗ арту нигезендә сәүдә әйләнешен арттыра. Әле “Белоруссия пыяла компаниясе” елына 2 мең тонна пыяла җитештерә, киләсе елга җитештерүне 10 процентка һәм тагын өч елдан өчтән бер өлешкә арттыру планлаштырыла. Болар барысы да чимал китерүне арттыруны таләп итә, аерым алганда, кальцийлаштырылган соданы. Аны компания “БСК” җәмгыятеннән сатып алачак.

Кальцийлаштырылган содадан тыш, Башкортстан Беларуська минераль продуктлар (47,1 процент), химия сәнәгате продукциясен (38,9 процент), металлар һәм алардан эшләнгән әйберләр (4,9 процент) һәм башкаларны экспортлый. Импорт машина төзелеше продукциясе (64,5 процент), химия сәнәгате продукциясе (16,9 процент), тукыма һәм тукыма эшләнмәләре (7,3 процент) һ.б.

Белоруссия делегациясе белән очрашуда, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева, Беларусь Республикасының Русиядәге Илчелегенең Уфа бүлеге киңәшче-җитәкчесе Артур Карпович һәм “Гомельстекло” җәмгыяте генеральный директоры Петр Максимчиков катнаштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: