+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 гыйнвар 2021, 09:55

Башкортстан - Идел буе федераль округында лидер!

Башкортстан Республикасы “Честный ЗНАК” санлы маркировка милли системасына тоташкан товарлар саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булды. Бүгенге көндә системада 10 мең юридик берәмлек һәм шәхси эшкуарлар теркәлгән.

Башкортстан Республикасы “Честный ЗНАК” санлы маркировка милли системасына тоташкан товарлар саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булды. Бүгенге көндә системада 10 мең юридик берәмлек һәм шәхси эшкуарлар теркәлгән.

- Бу - системалы эш нәтиҗәсе. 2020 елда без республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында бизнес-шериф белән берлектә маркировкаланган продукция әйләнешендә катнашучылар арасында мәгълүмати кампания уздырдык. Бу эшне дәвам итәбез, чөнки маркировка системасына яңа товар төркемнәре кушыла, - дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев.

Әйтик, агымдагы елда сөт һәм сөт продукциясе өчен мәҗбүри маркировка кертелә. Беренчеләрдән булып сырлар һәм туңдырма маркировкаланачак. Искәртеп узабыз, эксперимент стадиясендә республиканың 235 оешмасы һәм шәхси эшкуары катнашты.

Товарларны маркировкалау контрафакт һәм сыйфатсыз продукция, шул исәптән кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган продукция белән көрәшергә чакырылган. Товарларны идентификация чаралары белән маркировкалау системасын кертү чаралары Русия Федерациясенең барлык субъектларында да гамәлгә ашырыла. Тулырак мәгълүмат честныйзнак.рф сайтында урнаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас