+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар 2021, 18:35

Безнең акча кайда әйләнә?

Башкортстанда бер генә төбәк банкы калды, башкалары - Мәскәү банкларының филиаллары.

Башкортстанда бер генә төбәк банкы калды, башкалары - Мәскәү банкларының филиаллары.

2020 елда Башкортстанда банкларның филиаллары, вәкиллекләре һәм башка структур бүлекчәләренең гомум саны 16га кимегән һәм 2021 елның 1 гыйнварына 842 булган.
Бу Русия Банкы тарафыннан бастырылган гамәлдәге кредит оешмаларының һәм аларның бүлекчәләренең статистикасыннан күренә.
Республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында - икенче урында. Анда топ-5кә, Татарстаннан тыш (1038), Түбән Новгород өлкәсе (698), Пермь крае (652) һәм Самара өлкәсе (592) керә. Округның барлык субъектларында да төбәк кредит оешмаларының саны, 2020 елның 1 гыйнварына караганда, кимеде. Төбәк банклары Татарстанда - 15, Самара өлкәсендә - 8, Саратов өлкәсендә - 6, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Пермь краенда - 4әр, Ырынбург һәм Киров өлкәләрендә һәм Удмуртиядә - 3әр, Мордовиядә, Чувашия һәм Марий Элда - 2шәр. Башкортстанда, Ульяновск һәм Пенза өлкәләрендәге кебек үк, 1 генә төбәк банкы сакланып калды. Ул - ПромТрансБанк.
Фото:ТАСС
Читайте нас: