Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Инвестсәгать” форматындагы онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда икътисадның төрле тармакларындагы яңа проектлар тикшерелде.
«Армастил Индастриз» компаниясенең генеральный директоры Андрей Зайцев “Уфа" индустриаль паркы территориясендә корыч арматура канатлар җитештерү нияте хакында сөйләде. Анда 45 яңа эш урыны булачак. Беренче этапта 10 мең тонна җиһаз чыгаралычак, соңыннан җитештерү үсә барачак. Компаниянең продукциягә беренчел заказлары бар инде. Кертеләчәк акчаларның гомум күләме 292,6 миллион сумга бәяләнә. Ярдәм чаралары сыйфатында проект Бкшкортстанның сәнәгать үсеше фондының ташламалы займы белән өстенлекле статус алачак.
Илеш районында сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексы төзү проектын “Үзәк” МТСы авыл хуҗалыгы предприятиесе генеральный директоры Илдар Насыйров тәкъдим итте. Сүз 650 миллион сум тирәсе бәясендәге югары нәтиҗәле җитештерү турында бара.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, проект республика территориясендә таралу өчен карала.
Илеш районында 2000 баш сыерга симертү мәйданчыгын булдыру проекты турында эшкуар Гыйлемҗан Гайнетдинов сөйләде. 2007 елда ул үсемлекчелектә махсуслашкан фермерлык хуҗалыгы оештырган. Бүген ул орлыкчылык хуҗалыгы статусына ия. 406 миллион сум кертеп, инвестор заманча җиһазлы җитештерү комплексы булдырырга ниятли. Проект кысаларында нәсел терлекләренең бер өлеше алынган һәм булган абзарларны модернизацияләү башланган.
«АЗС Регион Поволжье» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Сервваткин Уфа районында кибетле, кафелы, ял итү зонасы булган ике автозаправка комплексы төзергә ниятли. Инвестор объектларны урнаштыру өчен мәйданчыклар сайлаган һәм проектлау башлаган.
Премьер-министр инвесторга тагын юл буе хезмәтләндерүенең яңа комплекслары өчен потенциаль мәйданчыклар карарга тәкъдим итте, Хөкүмәткә модуль принципы буенча юл буе хезмәтләндерү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеген карарга кушты. Мондый проектлар кече бизнес өчен “үсеш ноктасы” булачак.