“Республикада иң эре предприятиеләрнең берсе – “Газпром Трансгаз Уфа”. Кичә аның хезмәткәрләре һөнәри юбилеен билгеләде – оешуларыннан башлап алар 4 триллион кубометр табигый газ транспортлауны тәэмин итте. Бу әлеге чималны бөтен дөньяда бер еллык куллану күләменә тиң. Килешегез, бу сан соклангыч. “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер предприятие хезмәткәрләренә һәм ветераннарына котлау юнәлткән. Ул күп дистә еллар “Газпром Трансгаз. Уфа”ның Русия газ белән тәэмин итү системасында төп звеноның берсе булуын язган. Һичшиксез, бу - предприятиенең берничә буын хезмәткәрләренең төгәл һәм яхшы оештырылган эш нәтиҗәсе.
Минем дә безнең газ тармагы вәкилләрен бу җитештерү казанышы белән котлыйсым килә. Аларның һөнәри осталыгы һәм хезмәтен ихтирам итәбез. Алар безнең республиканың гына түгел, бөтен илнең икътисади үсешенә зур өлеш кертә.
Һәммәгезгә сәлаәмтлек телим!
#командахабирова #правительстворазвития #Башкортостан #комфортныйрегион #газпромтрансгаз #газпром” – дип язган Андрей Назаров.