+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2021, 17:25

Акчаның бәһасе төшәме?..

Җитди санкцияләр, яки нефтькә бәяләр кискен төшкән очракта 1 доллар 100 сумга бәрабәр булачак.

Җитди санкцияләр, яки нефтькә бәяләр кискен төшкән очракта 1 доллар 100 сумга бәрабәр булачак.

Бу хакта икътисадчы, "Эшлекле Русия" генсоветы әгъзасы Антон Любич белдерде. "Кискен шок вакыйгалары вакытында сумның очсызлануы шактый сизелерлек булырга мөмкин, җитди санкцияләр аркасында Русия акчасының долларга карата берничә тапкырга арзанаюы ихтимал", - дип саный Любич.

Икътисадчы сүзләренчә, сумның кыйммәтен киметү өчен тагын бер сәбәп нефть бәясенең кискен кимүе булырга мөмкин. Әгәр кискен икътисади шоклар булмаса, Русия валютасы башка икътисади факторлар йогынтысында да “көчсезләнергә” мөмкин – 1 доллар өчен 80-82 сумга кадәр, дип саный эксперт.

Ул аныклап узганча, хәзер инвесторлар яңа санкцияләр ихтималына ышанмыйлар, әмма Русиянең эчке сәясәтендәге вакыйгалар һәм "Төньяк агымы-2" газүткәргечен төзүне туктату омтылышлары аларны провокацияләргә мөмкин. Сумның курсы шулай ук нефть бәясе белән бергә тирбәлә.

Русия Стратегик тикшеренүләр институты эксперты, инфляция буенча белгеч, икътисад фәннәре кандидаты Михаил Беляев сумның бәясе 1 доллар өчен 76 берәмлектән дә түбән төшә алмый дип ышана. Ул, Русия икътисады тотрыклы, дип билгеләде. Америка базарында да хәл үзгәрмәде, шуңа күрә курслар арасындагы аерма артмаячак.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас: