+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2021, 12:30

Хәерчегә кыярның да кәкресе, бәрәңгенең дә вагы...

Хәзер барысы да сортларга аерыла, кешеләр дә, ризык та...

Хәзер барысы да сортларга аерыла, кешеләр дә, ризык та...

Русия кибетләрендә ярлыларга кәкре кыярлар сата башларга уйлыйлар.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә берлеге директоры Михаил Глушков белдергәнчә, "теплицада үскән кыяр бертөрле була алмый һәм без калибрлы кыярларны ниндидер премиаль продукт буларак сатарга уйлыйбыз. Ә инде тиешле стандартка сыймаганнарының бәясендә аерма 20-30 процент тәшкил итәчәк".

Глушков фикеренчә, кайбер сатып алучыларга яшелчәнең формасы мөһим түгел. Шуңа күрә күпләр кыярларны, мәсәлән, салат өчен арзанрак хакка сатып алырга тели.

Элегрәк Русия кибетләрендә экономкласс бәрәңгесен сата башларга мөмкин дигән мәгълүмат басылган иде. Ул гадәттәгедән күпкә арзанрак булачак, дип язды RT. Әмма Русия социаль челтәрләрендә кулланучылар әлеге тәкъдимне тәнкыйть утына тотты. Алардагы төп фикер: мондый бәрәңгене бары тик дуңгызларга ашаталар.

Шулай итеп, хәзер барысы да төрле сортларга аерыла, кешеләр дә, ризык та...

Фото:РИА Новости.
Читайте нас: