+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2021, 12:25

Пенсияләргә өстәмә

Эшләүче пенсионерларга индексация түләүләрен быел ук гамәлгә кертергә уйлыйлар.

Эшләүче пенсионерларга индексация түләүләрен быел ук гамәлгә кертергә уйлыйлар.

"Гадел Русия" фракциясе депутатлары эшләүче пенсионерларга түләүләрне индексацияләүне яңадан гамәлгә кертү турында Дәүләт думасына закон проектын кертте. Документ тексты парламентның түбән палатасының мәгълүматлар онлайн-базасында бастырылган.

"Закон проекты эшләүче пенсионерларга 2016 елдан туктатылган индексация һәм иминият пенсияләрен түләү механизмын көйләүгә юнәлтелгән", - диелә закон чыгару башлангычына аңлатмада. Аның авторлары ассызыклаганча, илдә эшләүче пенсионерлар саны 7,3 миллион кеше тәшкил итә, ә уртача пенсия - 16,5 мең сум. Русиялеләрнең әлеге категориясенә еллык өстәмә түләү (индексация) булмау - гаделсезлек, дип саный депутатлар.

Закон проектын гамәлгә ашыру быел Русия Пенсия фондының өстәмә чыгымнарын 71 миллиард сумга арттырачак. Элегрәк Дәүләт думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов язгы сессия барышында эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дип белдергән иде.

Гыйнвар башында Русия Президенты Владимир Путин Министрлар кабинетына 1 февральгә кадәр әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Фото:URA.ru
Читайте нас: