+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2021, 22:20

"Шатланып утырам", ди Башлык...

Бүген, 23 гыйнварда, потенциаль инвесторлар белән очрашуда Башкортстанда кече нефть компанияләре челтәрен булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштык, дип хәбәр итте республика җитәкчесе үз социаль челтәрләрендә.

"Бүген, шимбә көнне, бик кызыклы кешеләр, якташларыбыз белән очрашу планлаштырган идем. Алар - кече нефть компаниясен оештыручылар. Һәм минем куллардагы нефть башкалардан шуның белән аерыла - аны кече нефть компаниясе чыгарган", - ди Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, "Башнефть" – бик зур компания, һәм ул зур нефть яткылыкларын эшкәртә. Әмма бездә бәләкәйрәк нефть яткылыклары да бар, аларда шактый күп нефть бар. Һәм бу, тулаем алганда, республика икътисадына алар өстәмә агым ясарга мөмкин.

“Шул ук вакытта без аның бик катлаулы технологик процесс булуын аңлыйбыз. Әмма безнең компанияләр моны эшли алачак. Һәм менә бу колба хәзер минем өстәлдә торачак. Бу - безнең республикада кече нефть компанияләре челтәрен булдыру буенча беренче карлыгачның символы", - диде Хәбиров.

Фото: кп.ру
Читайте нас: