+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2021, 12:50

Торак бәясе арта

Фатирны арендага бирүчеләрдән салым алачаклар.

Фатирны арендага бирүчеләрдән салым алачаклар.

Торакны вакытлыча файдалануга (арендага) биреп торганнарга карата контрольне көчәйтүче закон проекты кабул ителгәннән соң, фатирларны арендалау бәясе 13 процентка артачак. Бу хакта күчемсез милек белән килешүләр буенча белгеч Кирилл Манаенков сөйләде.

"Әгәр дә дәүләт чыннан да күчемсез милек арендалау базарын контрольдә тоту мөмкинлеген тапса һәм арендага бирүчеләрне керемнән салым түләргә мәҗбүр итсә, бу беренче чиратта арендаторларга сугачак. Мондый очракта аренданың бәясе автоматик рәвештә 13 процентка артачак ", - дип белдерде эксперт.

Шул ук вакытта ул закон проектының чыннан да гамәлгә керәчәгенә шик белдерә, чөнки аерым нормалар гражданнарның хокукларын боза. "Бәлки [закон проекты кысаларында], типовой килешү төзелер. Әмма Төзелеш министрлыгы аны барлык арендага бирүчеләрне имзаларга мәҗбүр итсә, бу Гражданлык кодексын бозу булачак ", - дип искәртте юрист.

Русия Риелторлар гильдиясе әгъзасы, күчемсез милек базары эксперты Константин Барсуков ведомство башлангычын файдасыз дип саный. “Милекче үз теләге белән салым түләргә барырлык шартлар тудырырга кирәк. Аның мәнфәгатьләрен күбрәк якларга кирәк ", - дип фикерен белдерде эксперт.

Гыйнвар уртасында Төзелеш министрлыгының торакны арендага тапшыруны контрольдә тотуны көчәйтү буенча закон проекты әзерләве билгеле булды. Тиешле закон проекты Төзелеш министрлыгы тарафыннан Дәүләт думасына шушы ел ахырына кадәр кертеләчәк.
Фото: РИА Новости
Читайте нас: