22 гыйнварда Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин узган елда министрлык эшчәнлегенә йомгак ясау өчен журналистлар белән онлайн-брифинг форматында очрашты.
Узган елга йомгак ясап, министр Санлы үсеш министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренә тукталды: интернет инфраструктурасы, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү, республика IT-проектларына ярдәм итү, call-үзәкләр челтәрен булдыру, тармакларны санлаштыру, төбәк белән идарә итү үзәге өчен мәгълүмат системаларын булдыру өстендә эшләү.
Геннадий Разумикин интернет челтәрләрен үстерү буенча бер ел эчендә гамәлгә ашырылган программалар турында җентекләп сөйләде. Башкортстан федераль программаларга кертелгән торак пунктлар саны буенча лидер булып чыккан. Ел дәвамында республикада «Санлы икътисад» гомумдәүләт программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты ярдәмендә 1191 социаль учреждениене югары тизлекле интернетка тоташтырылган.
262 торак пунктта Интернет челтәренә керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча "Уңайлы интернет" проекты эшләтеп җибәрелгән. Шулай ук, Русия Президенты кушуы буенча Башкортстанда республика белән идарә итү үзәге гамәлгә кертелгән.
COVID-19 инфекциясенең таралуына каршы көрәш чаралары кысаларында министрлык хезмәткәрләре берьюлы берничә юнәлеш буенча call-ярдәм һәм консультация үзәкләре эшен оештырган.
2020 ел дәвамында республика территориясендә 2000нән артык база станциясе, шул исәптән элек кәрәзле элемтә булмаган 30дан артык торак пунктта LTE станциясе урнаштырылган һәм модернизацияләнгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте