+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2021, 15:15

Акча бәһасе төшү бюджетка отышлы

Сум арзанрак булган саен, бюджетка пенсияләрне, пособиеләрне, хезмәт хакларын түләү җиңелрәк.

Сум арзанрак булган саен, бюджетка пенсияләрне, пособиеләрне, хезмәт хакларын түләү җиңелрәк.

Җитди санкцияләр, яки нефтькә бәяләр кискен төшкән очракта 1 доллар 100 сумга бәрабәр булачак, дип
белдергән иде икътисадчы, "Эшлекле Русия" генсоветы әгъзасы Антон Любич. Русия бюджетына сумның очсызлануы отышлы, чөнки пенсия һәм хезмәт хакларын түләү шулай җиңелрәк, дип саный икътисадчы.
"Урта сроклы перспективада сум төрле факторлар басымы астында көчсезләнәчәк, чөнки бу бюджетка файдалы. Сум арзанрак булган саен, бюджетка пенсияләрне, пособиеләрне, хезмәт хакларын түләү җиңелрәк", - дип сөйләде Любич. "Кискен шок вакыйгалары вакытында сумның очсызлануы шактый сизелерлек булырга мөмкин, җитди санкцияләр аркасында Русия акчасының долларга карата берничә тапкыр арзанаюы ихтимал", - дип саный ул. Бу очракта импорт товарлары да кыйммәтләнә һәм мондый хәл кулланучылар файдасына түгел, билгеле.
Икътисадчы сүзләренчә, сумның кыйммәтен киметү өчен тагын бер сәбәп нефть бәясенең кискен кимүе булырга мөмкин. Әгәр кискен икътисади шоклар булмаса, Русия валютасы башка икътисади факторлар йогынтысында да “көчсезләнергә” мөмкин – 1 доллар өчен 80-82 сумга кадәр, дип саный эксперт.
Русия Стратегик тикшеренүләр институты эксперты, инфляция буенча белгеч, икътисад фәннәре кандидаты Михаил Беляев та моның белән килеште. Нефть котировкалары төшү фонында Русия акчасы долларга һәм еврога карата арзанайды. Мәскәү биржасы мәгълүматлары буенча, евро курсы 11 гыйнвардан беренче тапкыр 91,62 сумга кадәр күтәрелде, ә доллар курсы гыйнвар башыннан беренче тапкыр 75,03 сумга җитте.
Ул аныклап узганча, хәзер инвесторлар яңа санкцияләр ихтималына ышанмый, әмма Русиянең эчке сәясәтендәге вакыйгалар һәм "Төньяк агымы-2" газүткәргечен төзүне туктату омтылышлары аларны провокацияләргә мөмкин. Сумның курсы шулай ук нефть бәясе белән бергә тирбәлә.


Фото: pixabay.com.
Читайте нас: