+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2021, 12:20

36 сумлык шикәр кайда?

Президент күрсәтмәсе дә ярдәм итми.

Президент күрсәтмәсе дә ярдәм итми.

Ел башыннан кондитерлар шикәр бәясенең кыйммәтләнүен билгели. Компанияләр аны, Хөкүмәт белән килешенгәнчә, 1 килограммы өчен 36 сумга сатып ала алмый. Бу хакта журналистларга Кондитер сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе башкарма директоры Вячеслав Лашманкин сөйләде.

Узган ел ахырында Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча бу продукциягә бәяләрне тотрыкландыру турында килешүгә ирешелгән иде. Документ нигезендә шикәр заводлары 2021 елның 1 апреленә кадәр күмәртәләп сатуда шикәрне 1 килограммы өчен 36 сумга сатарга ризалашкан, ә ваклап сатуда - 46 сум. Әмма, Лашманкин билгеләп үткәнчә, сәнәгатьчеләр өчен 36 сумга шикәр юк. "Сәнәгатьчеләр шикәрне ирекле бәяләр буенча сатып ала," - дип китерә эксперт сүзләрен "Известия" гәзите.

Моңа бәйле рәвештә, Русиядә кондитер ризыклары кыйммәтләнергә мөмкин, дип кисәтте Лашманкин.

9 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин министрларны азык-төлек бәяләре арткан өчен тәнкыйтьләгән иде. Шикәрнең (71,5%) һәм көнбагыш маеның (23,8%) бәяләре үсү аеруча тәэсирле булып чыкты. Инде 14 декабрьдә Хөкүмәт бәяләр үсешен тоткарлау чараларын игълан итте. Ләкин, чаралар күрелүгә карамастан, ел башында кайбер продуктлар кыйммәтләнде.

Фото:ТАСС.
Читайте нас в