-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2021, 20:50

Хөкүмәт ипигә акча бирде

Русия Хөкүмәте төбәкләргә икмәк-күмәч ризыкларына бәяләрне тотрыкландыру өчен 4,7 миллиард сум бүлде.

Русия Хөкүмәте төбәкләргә икмәк-күмәч ризыкларына бәяләрне тотрыкландыру өчен 4,7 миллиард сум бүлде.

Башкортстанга бу максатларга 60,5 миллион сум акча биреләчәк. Акчаларны он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләре ала һәм әлеге сумма ашлык һәм он сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә китәчәк, дип хәбәр итә РБК-Уфа.

Шул рәвешле хакимият икмәккә ваклап сату бәяләре үсешен тоткарларга ниятли. Үткән елның декабрендә Русия Хөкүмәтендә азык-төлек бодае сатып алу чыгымнарын каплауга 2,9 миллиард сум һәм икмәк пешерү предприятиеләре тарафыннан он сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә 1,8 миллиард сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Карар Президент кушуы буенча продуктларга бәяләрне тотрыкландыру өчен Хөкүмәт тарафыннан эшләнгән чаралар комплексы кысаларында кабул ителде.

«Бу трансфертлар он җитештерүчеләргә бодай сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен сату чыгымнарын кыскартачак. Мондый баланслы карар азык-төлек җитештерүчеләргә ярдәм, һәм, барыннан да элек, бәяләрнең үсүенә юл куймый", - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин.

Әйе, хәзерге шартларда икмәк-күмәч ризыкларына бәяләрнең төшүен көтү урынсыз. Сүз әлеге очракта ваклап сату бәяләрен янә үстермәү турында барырга мөмкин.
Фото: РБК-Уфа.
Читайте нас: