Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2021, 23:30

Күпер төзелеше участогында хәрәкәт төнлә биш сәгатькә ябылачак

Бу вакытта юлүткәргеч балкаларын сүтәләр.

Бу вакытта юлүткәргеч балкаларын сүтәләр.

Якындагы биш көндә - 26 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр - Салават Юлаев проспекты участогында төнге 12дән иртәнге сәгать 5кә кадәр транспортның Уфага керү һәм чыгу хәрәкәте тыелачак. Бу Зәки Вәлиди урамына тоташкан юлүткәргечне реконструкцияләүне тизрәк төгәлләү өчен эшләнә.

Карар "Транспорт сәгате"ндә кабул ителде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юлүткәргечнең ачылу датасын 2021 елның 1 сентябренә билгеләде.

Шәһәргә кергәндә ябык участокны Сочи урамына күтәрелеп һәм аның буенча Салават Юлаев проспектына төшә торган урыннан урап узарга мөмкин. Уфадан чыкканда исә – башта Зәки Вәлиди урамына күтәрелергә һәм, аннан борылып, Агыйдел күперенә төшәргә киңәш ителә.

Исегезгә төшерәбез, 893 миллион сумлык контрактны "Уралмостострой" җәмгыяте тормышка ашыра. Төзелеш тәмамлангач, биредәге хәрәкәтнең яңа схемасы уңайлы булырга тиеш. Юлүткәргеч дүрт полосадан алтыга кадәр киңәйтеләчәк. Реконструкциядән соң Зәки Вәлиди - Салават Юлаев чишелешенең үткәрү сәләте 27 процентка артачак, дип планлаштырыла.

Фото: rb-str.ru
Читайте нас в