+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2021, 17:20

Сәүдә тармагы берникадәр үзгәреш кичергән

Шулай да, алдагы еллардагы белән чагыштырганда, күрсәткечләр бик аерылмый.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев әлеге өлкәнең үсеше турында сөйләде.
- Бүген сәүдә өлкәсе республиканың тулаем төбәк продуктына (эшкәртү сәнәгатеннән соң 2нче урын) өлеш кертү буенча алдынгы урында тора. Ваклап сату товар әйләнеше күрсәткечләре буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче һәм Русия төбәкләре арасында 8нче урында. Товарларны куллануның еллык күләме 930 миллиард сумнан артып китә.
Кулланучылар базарында 45 мең тирәсе объект эшчәнлек алып бара, сәүдә өлкәсендә 300 меңнән артык кеше эшли - бу республика икътисадында мәшгуль халыкның биштән бер өлеше.

Пандемия белән бәйле рәвештә, ел тармак өчен гади булмады. Бу барыннан да бигрәк җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә чагылыш тапты. Әлеге тармаклар Русия икътисады тармаклары исемлегенә кертелде, коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәлнең начараюы шартларында зыян күрүчеләрнең күбесенә ярдәм күрсәтелде.
Ваклап һәм күмәртәләп сатуның товар әйләнеше динамикасы шулай ук кимеде. Шуның белән бергә, пандемия ритейлның онлайн сегментка чыгуын тизләтте һәм маркетплейсларда сәүдәне җәлеп итүчәнрәк итте. Интернет аша сату күләме 3,6 тапкыр арткан.

Шуңа карамастан, аерым продуктларга агымдагы бәяләр үсеше фонында без уртача еллык инфляция кимүгә ия. Үзган ел нәтиҗәләре буенча аның дәрәҗәсе 3,6 проценттан артмаган, бу, 2019 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 1 процент пунктка түбәнрәк, - диде ул.

Фото: globalufa.ru
Читайте нас: