-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2021, 14:15

Максат – 2,3 миллион квадрат метр!

Тармак министры агымдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләде.

Тармак министры агымдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләде.

Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев узган елда тармакның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, төзелеш өлкәсендә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының сигез төп күрсәткече дә үтәлгән. Финанслауның барлык чыганаклары хисабына 2 миллион 450 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 3,3 процентка артык. Әлеге күрсәткеч буенча республика Русия Федерациясенең беренче ун төбәге арасына керә һәм Идел буе федераль округында икенче урынны алып тора.

Ипотека буенча кредит­ның уртача ставкасы 7,3 процентка кадәр кимегән, бу, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 2 процентка ким­рәк. “Жилстройсбережения” программасын тормышка ашыру буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән, аның ярдәмендә 3 меңнән артык гражданыбыз торак шартларын яхшырта алган. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү концепциясе кысаларында 166 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Бүгенге көнгә 45 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелеше тәмамланган, 17 белем бирү, 3 спорт, 8 сәламәтлек саклау объектлары төзелгән, шул исәптән 2 йогышлы авырулар дәваханәсе – Уфа райо­нының Зубово авылында һәм Стәрлетамакта.
Республика тарафыннан, Русиядә беренчеләрдән булып, төзелештә өлешләтә катнашучылар алдында төзүчеләрнең йөкләмәләрен җайга салу буенча фонд оештырылган. Федераль структуралар белән берлектә зур эш башкарылган, аның нәтиҗәләре буенча безнең республика өчен федераль бюджеттан 6,7 миллиард сум акча резервланган. Бу акчалар компенсацияләр түләүгә һәм проблемалы 60тан артык объект төзелешен тәмамлауга юнәлтеләчәк. Зыян күргән ике меңгә якын өлешче узган елда үз хокукларын тергезгән, шул исәптән республика чаралары исәбенә якынча бер мең өлешчегә ярдәм күрсәтелгән. Агымдагы ел башына алынган мәгълү­матларга караганда, биш йөздән артык алданган өлешче 725 миллион сумлык компенсация алган.
Брифинг барышында Рәмзил Күчәрбаев республиканың төзелеш блогы алдында агымдагы елга куел­ган бурычлар турында да сөйләде.
– Быел Башкортстанда 2,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республика авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү эшен дәвам итәчәк. Әлеге чараларга, хупланган өстәмә гариза нигезендә, төбәк Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан программаның икенче этабын тормышка ашыру өчен 184,86 миллион сум алачак. Шуның нәтиҗә­сендә дәүләт корпорациясе чаралары исәбенә финанслауның гомум күләме 240,96 миллион сум тәшкил итәчәк, берлектә финанслау тәрти­бендә төбәк 42,83 миллион сум өстәячәк. Республиканың алты муниципаль берәмлеге территориясен­дә (Уфа шәһәре, Балтач, Бәләбәй, Илеш, Калтасы, Кырмыскалы районнары) яшәү өчен яраксыз 180 торак бинадан 400дән артык кешене күчерү каралган, – диде министр.
Шулай ук быел Уфа шәһәренең Киров районында гимнастика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктә­бенең физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Кузнецовский Затон” бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ике эре сәламәт­лек саклау учреждениесе төзелеше тәмамланачак. “Нефтяник” стадионы территориясендә ябык футбол манежын төзү дәвам итәчәк, аны киләсе елда файдалануга тапшыру күздә тотыла, әмма ведомство җитәкчесе ышандырганча, төзүчеләр алдына агымдагы ел ахырына кадәр анда төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү бурычы куелган.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: