+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2021, 16:45

Эшкуарлар, күргәзмәдә катнашыгыз!

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә Башкортстан җитештерүчеләренең чит илләрдә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуларын финанслау буенча хезмәт күрсәтә: аларга күргәзмә мәйданын арендалау һәм төзү, теркәү взнослары буенча ярдәм чаралары керә.

Хәзерге вакытта Ташкентта 16-19 мартта узачак «Төзелеш- UzBuild 2021» Үзбәкстан Халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен эшкуарлар туплана.

- Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге күчмә чарада катнашу белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Болар - күргәзмә мәйданын арендалау һәм төзү, теркәү взнослары, лингвистик яктан озата бару. Компанияләргә бары тик очу, яшәү һәм шәхси чыгымнарын гына түләргә кирәк, - дип хәбәр итте комитет рәисе Маргарита Болычева.

Әлеге ярдәм чаралары «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектлары кысаларында күрсәтелә.

Чит илләрдәге күчмә чараларда катнашу өчен квота 4-6 урын тәшкил итә. Анда күргәзмә тематикасына туры килгән товарлар җитештерүче кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнаша ала.

Чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында катнашыр өчен Башкортстан җитештерүчеләренә республиканың Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: 7 (347) 246-68-16. Шулай ук, Интернетта exportcenter@bashkortostan.ru почтасына хат язып җибәрү мөмкинлеге бар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: