-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2021, 20:50

Юллар киң һәм тигез булачак!

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев тармакның узган елгы нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев тармакның узган елгы нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде.

Министр сүзләренә караганда, әлеге вакытта “Башавтотранс” предприятиесенең автопаркы яңартыла. Узган елда зур һәм уртача сыйдырышлы 245 автобус сатып алынган, барлык автобуслар да “Башавтотранс” предприятиесенең шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларына тапшырыл­ган.

Авиапассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында узган елда “Уфа” халыкара аэропортының эчке һава линия­ләрендәге аэровокзал комплексын реконструкцияләүнең беренче этабын гамәлгә ашыру төгәлләнгән.

Территориаль заказда узган елга 26,2 миллиард сум каралган булган, шуның 7,6 миллиард сумы – федераль акча. Әлеге чаралар кысаларында 2000 чакрымнан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән, 40 километрга якын яңа юл файдалануга тапшырылган, 15 күпер ремонтланган, 8е төзелгән.

Алан Марзаев белдергәнчә, автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатында гомум озынлыгы 14 мең километрдан артык асфальт-бетон өслеккә юл тамгасы төшерү тәмамланган, 12 километр яңа барьер киртәсе ремонтланган һәм урнаштырылган, 20 меңнән артык юл билгесе, 7024 сигнал баганасы куелган, 60 светофор урнаштырылган.

Министр әйтүенчә, агымдагы елга кимендә 960 километр юлны ремонтлау һәм 30 чакрым яңа юл төзү бурычы куелган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: