+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 гыйнвар 2021, 16:25

"Алдасалар - безгә килегез!.."

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы кулланучылар хокукларын яклый.

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы кулланучылар хокукларын яклый.

Уфада яшәүче кеше узган елның мартында 478 сумга көмеш чылбыр сатып алган. Сатып алу сыйфатсыз булып чыккан. Кибеттә товарның сыйфатын тикшерүгә алалар, әмма ул үз мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны алалмаган.

- Кулланучы ярдәм сорап Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына мөрәҗәгать итте. Ведомство хезмәткәрләре судка дәгъва гаризасы проектын төзергә һәм сыйфатсыз чылбыр өчен акчаны кире кайтарырга ярдәм итте, - дип сөйләде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Кулланучы әлеге гариза белән сатучыга мөрәҗәгать иткән. Сатучы мөмкин булган матди чыгымнарны – эшләнмә бәясен, "неустойка", мораль зыянны компенсацияләүне, штраф акчасын (478 сум торган әйбер өчен 15 мең сумнан артык) бәяләп, аның таләпләрен канәгатьләндерергә карар иткән.

Мондый очраклар аз түгел. Шуңа күрә Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Уфаның сәүдә үзәкләрендә күчмә чаралар үткәрә. Алар республика халкына консультацияләр бирә һәм претензияләр, шулай ук халыкның социаль якланучы төркемнәре өчен дәгъва гаризалары төзүдә ярдәм итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: