+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 гыйнвар 2021, 23:41

"Миллиардлы" проектлар тормышка ашырыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

Анда, аерым алганда, Стәрлетамак районында тормышка ашырылырга планлаштырылган «Башкортстан сода компаниясе»нең яңа инициативаларын карадылар. Гомум бәясе 30 миллиард сумга якын булган проектлар Русия сәнәгатен үстерү фонды линиясе буенча өстенлекле һәм ташламалы финанслау статусын йөкли.

«БСК» җәмгыятенең генеральный директоры Эдуард Давыдов компаниянең елына 100 мең тонна гранулалы хлорлы кальций һәм бозлавыкка каршы реагентлар җитештерүне оештыру буенча планнарын тәкъдим итте. Технология Агыйделгә сода җитештерү калдыкларын чыгаруны киметергә мөмкинлек бирәчәк, ә ахыргы продуктлар нефть һәм химия сәнәгатендә, төзелеш һәм тау чыгару тармакларында кулланылачак. Моннан тыш, атна башында узган «Транспорт сәгате»ндә әлеге продукцияне төбәкнең юл хуҗалыгында куллану турында фикер алыштылар.

«Бирская керамика» җәмгыятенең коммерция директоры Игорь Михайлов савыт-саба, сувенирлар һәм башка эшләнмәләр җитештерүне киңәйтү буенча ниятләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы бу предприятиедә 2021 елның гыйнвар башында Бөре районына эш сәфәре вакытында булды һәм инвестицион комитет утырышында аңа ярдәм чаралары турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Проект 30 миллион сумлык җитештерү күләмен, БДБ илләре базарына чыгу һәм эре маркетплейслар белән хезмәттәшлек итү белән, аена 4,5 меңнән 35 мең данә әйбергә кадәр арттыруны күздә тота. Инвестор шулай ук керамик савытка бал сала башларга ниятли.

Алдагы «Инвестиция сәгате»ндә хупланган проектларны тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында фикер алышу кысаларында, «Интел Ко» компаниясенең финанс департаменты директоры Николай Онацкий Уфада «Башкирский холод» фабрикасында туңдырма җитештерүне реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамлануын хәбәр итте. Инвестиция комитеты бу инициативаны 2020 елның апрелендә хуплады.

Яңа җиһазларда продукция чыгаруны инде 2021 елның февралендә ук башларга планлаштыралар. Өч ел дәвамында предприятиенең куәте елына 10 мең тоннага кадәр җитәчәк.

Фото: glavarb.ru


Читайте нас: