+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 гыйнвар 2021, 15:10

"Республика юлларында иске автобуслар калмаска тиеш..."

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика юлларында иске автобуслар касмаска тиешлеген әйтте.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика юлларында иске автобуслар касмаска тиешлеген әйтте.

- Без юлларыбыз һәм транспортыбыз иң югары стандартларга җавап бирсен өчен барысын да эшлибез. Автобус паркын масштаблы яңартабыз – ике ел эчендә «Башавтотранс» өчен 723 яңа машина сатып алдык. Быел безнең юлларда иске автобуслар калмаска тиеш, - дип белдерде ул.

Республика җитәкчесе шулай ук М. Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортына һәм тимер юл вокзалына да игътибар итте. Узган елда безнең аэропорт Русиядә иң яхшыларның берсе булып билгеләнгән. Радий Хәбиров билгеләвенчә, тимер юл вокзалы да шундый дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш.

Радий Хәбиров Юлламасында Уфада һәм тулаем республикада транспорт инфраструктурасы объектларына зур игътибар бирде.

- Бөтен Уфа җәен бер зур төзелешкә әверелде. Озак еллар "Көнчыгыш чыгу" проекты туктап калган иде. Без бу проектка күп көч салдык һәм аны җанландыра алдык. Хәзер Башкортстанның өр-яңа тарихында бу - иң зур төзелеш. Аның буенча федераль финанслау да, ышанычлы чит ил инвесторы да бар, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы җитәкчесе республика Хөкүмәте алдына Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге юлүткәргечне беренче сентябрьгә төзеп бетерү бурычын куйды.

- Республика халкы алдында мөһим юлүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. Без бу адым киеренке булачагын аңлаган идек. Тик безнең башка вариантлар юк иде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: