-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар 2021, 15:35

“Барысының да нигезендә икътисад ята”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Lasselsberger” компаниясе хуҗасы Йозеф Ласселсбергер белән сөйләшүләр уздырды. Иң эре чит ил инвесторы белән очрашу турында ул социаль челтәрләрдә язды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Lasselsberger” компаниясе хуҗасы Йозеф Ласселсбергер белән сөйләшүләр уздырды. Иң эре чит ил инвесторы белән очрашу турында ул социаль челтәрләрдә язды.

“Бүген “Lasselsberger” компаниясе хуҗасы Йозеф Ласселсбергер белән сөйләшүләр уздырдым. Бу - безнең иң эре чит ил инвесторларының берсе. 2009 елда ул Уфада керамик плитәләр җитештерү заводын эшләтеп җибәрде. Хәзер предприятие Русия базары күләменең 5 проценттан артыгын каплый. Бу күп түгел, шуңа күрә без хәзер Ласселсбергер әфәнде белән җитештерү күләмнәрен елына 19 миллион квадрат метрга кадәр арттыру мәсьәләсе өстендә эшлибез. Бүген эшкә йомгак ясалды. Нигездә, барысы да әзер. Яңа технологик линияләр төзелеше быел ук башланачак, 2025 елда тәмамланачак. Товар әйләнеше 5,5 миллиард сумга артачак. 270 яңа эш урыны булдырылачак. Әлбәттә, бюджетка керемнәр дә сизелерлек артачак.

Моннан тыш, Әбҗәлил районында коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Объектка җиһазлар китергәннәр инде, якындагы айларда предприятие эшли башлаячак. Анда ак цемент һәм микрокальцит җитештерәчәкләр. Бүген бу сегментта илебез җитештерүчеләре Русия базарының өчтән берен генә каплый, шулай булгач импортны алыштыру юнәлешендә перспективалар бездә бик яхшы. Нәкъ менә шуңа күрә инвестор проектны даими киңәйтергә планлаштыра. Бүгенге көнгә ул аңа 5,2 миллиард сум керткән һәм тагын ике тапкыр күбрәк инвестицияләргә планлаштыра.

Узган елда Ласселсбергер әфәнденең безнең республикада өченче проекты да барлыкка килде. Ул Сибайда "Худолазское месторождение" комплексын сатып алган. Ул 25 ел элек төзелгән булган һәм шуннан бирле монда известняк табу һәм эшкәртү җиһазлары модернизацияләнмәгән. Ике ел эчендә инвестор комплексны тулысынча реконструкцияләргә, яңа техника сатып алырга, өстәмә тимер юл төзергә, җитештерүчәнлекне арттырырга һәм продукциянең сыйфатын дәүләт стандартына кадәр яхшыртырга планлаштыра. Биредә без шулай ук инженерлык инфраструктурасын салу өлешендә ярдәм итәчәкбез.

Әйткәнемчә, 2021 ел - безнең өчен мөһим ел. Нәкъ менә хәзер безнең алга таба лидерлыкка чыгу өчен мөмкинлек булдыра алуыбыз билгеләнә. Биредә инвесторлар белән нәтиҗәле эш хәлиткеч фактор булып тора. Ахыр чиктә, нәкъ менә барысының да нигезендә икътисад ята. Бу хакта Маркс та язган иде”, - дип яза Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”
Читайте нас в