+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар 2021, 15:10

Подъездлар көлеп торсын!

Киләсе елда республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 140 ишегалды төзекләндереләчәк.

Киләсе елда республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 140 ишегалды төзекләндереләчәк.

Ишегалларын төзекләндерү өчен акчаны үз составында шәһәр җирлеге булган шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләр алачак. Программага барлыгы 21 муниципалитет керә. Финанслау программасына бүлеп бирелә торган акча күләме якынча 742 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 7 миллион сумы – халык акчасы.

Узган елда программаны тиз һәм сыйфатлы итеп тормышка ашыра алган муниципалитетлар өстенлек итә. Хәзерге вакытта ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү проектларын эшләү бара.

«Подъездларны комплекслы ремонтлау» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Башкортстанда быел подъездларны комплекслы ремонтлау төбәк программасы кысаларында барлыгы күпфатирлы 112 йортта 306 подъездны яңарту планлаштырыла.

Быел шулай ук «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Башкортстанда 130 иҗтимагый киңлек (адреслы исемлек) төзекләндереләчәк һәм кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге проектларының Бөтенрусия конкурсын үткәрү кысаларында өстәмә рәвештә төзекләндерү буенча 13 проект гамәлгә ашырылачак.

Фото: bashkortostan.ru сайтыннан


Читайте нас: