-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 гыйнвар 2021, 22:55

Сатучыларга да, сатып алучыларга да уңайлы булачак

Киләчәктә бу алым республиканың тагын берничә шәһәрендә барлыкка киләчәк.

Киләчәктә бу алым республиканың тагын берничә шәһәрендә барлыкка киләчәк.
Башкортстанда ярминкә эшчәнлеген үстерү концепциясе эшләнде. Ул өч юнәлеш буенча республиканың сәүдә инфраструктурасын үстерүне күздә тота: «Ярминкә мәйданчыклары», « Аерым сату базарлары», «Нестацион сәүдә объектлары».
- Яңа концепцияне гамәлгә ашыру халыкны оптималь бәяләр буенча республика җитештерүчеләренең табигый продукциясе белән тәэмин итәргә, ярминкәләрдә катнашучыларның үзләре өчен уңайлы шартлар тудырырга, ярминкә киңлекләрен урындагы халык өчен дә, төбәк кунаклары өчен дә кызыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Пилот проекты Уфаның Дим районында эшләтеп җибәрелгән. Аларда кирәкле җиһазлар, шул исәптән суыткыч камералар бар, анда җитештерүчеләр сатылмаган продукцияне калдырып тора ала. Ярминкәнең ябык форматы, һава торышына карамастан, ел әйләнәсенә эшләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук, концепцияне гамәлгә ашыру өчен республиканың Стәрлетамак, Салават, Нефтекама һәм Октябрьский кебек эре шәһәрләре дә билгеләнде. Яңа ярминкә комплексларын урнаштыру өчен җир участокларын сайлау һәм объектларны проектлау эшләре алып барыла.
Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында 16 675 сәүдә урыны булган ярминкә чараларын уздыру өчен 321 мәйданчык бар, шулардан авыл хуҗалыгы ярминкәләре 149 мәйданчыкта уза, 8766 сәүдә урыны бар. 30 гыйнварда түбәндәге адреслар буенча ярминкәләр узачак:
- Правда урамы буенча, Таллин урамыннан Дим районындагы Ухтомский урамына кадәр автомобиль юлы участогында;
- «Конгресс-холл Торатау» каршындагы мәйданчыкта, З. Вәлиди урамы, 2, Киров районында югары парковка;
- Әхмәтов урамындагы «Дулкын» скверы каршындагы мәйданчыкта, Ленин районындагы «Апрель» сәүдә үзәге янында;
- Р. Зорге урамы, 44, Октябрь районы Спорт сарае каршындагы мәйданда.
31 гыйнварда ярминкәләр шул ук адреслар буенча үтәчәк. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ит ярминкәләрендә катнашырга чакырабыз.
Эш вакыты: 10.00 - 16.00 сәгатьләрдә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: